Александр Шадриков: “Без үз спортчыларыбыз белән горурланабыз”

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

Бүген Казан вокзалында “Дракон” көймәләрендә ишү буенча Европа чемпионатында 2 көмеш медаль яулаган Татарстан командасын каршы алдылар. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры, ТР Байдарка һәм каноэда ишү буенча федерация президенты Александр Шадриков катнашты.  “Без үз спортчыларыбыз белән горурланабыз.   200 һәм 500 метр ераклыкка узышларда ветераннарыбызның ике көмеш медаль яулавы – искиткеч матур нәтиҗә!” – дип билгеләп үтте Александр Шадриков.

18-21 июль көннәрендә Мәскәүнең Крылатское районындагы Ишү каналында ил командалары һәм клублар командалары арасында “Дракон” көймәләрендә ишү буенча Европа чемпинаты үткәнлеген искә төшерик. Ярышларда Венгрия, Германия, Молдова, Румыния, Франция һәм Россия спортчыларының катнашуын әйтеп үтәргә онытмыйк.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International