Алабуга районында ике дача хуҗасы гомуми файдаланудагы яр буе полосасын биләп алган. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторларына «Спутник» коммерциясез бакчачылык шикрәтендәге Орехово күле тирәсендә табигать саклау законнары таләпләрен бозу очрагы турында гражданнар мөрәҗәгатен карау кысаларында билгеле булган.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының территориаль идарәләре һәм үзәк аппарат хезмәткәрләре Бөтенроссия экологик диктантында катнаштылар.
«В.И.Вернадский исемендәге Илкүләм экологик премия» проектлары конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү 2020 елның 1 декабренә кадәр озайтылган. Катнашу өчен физик затлар һәм оешу-хокук формасына бәйсез рәвештә теләсә нинди юридик затлар чакырыла.
Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына 7770 мөрәҗәгать кергән.
Шуларның 3451 – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.
Конкурс Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы ярдәме белән Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте тарафыннан үткәрелгән.
Бүген, Россиякүләм «Песнәк көне»ндә, «Берёзка» балалар бакчасында экологик чаралар үткәрелгән.
15-16 ноябрь көннәрендә бөтен ил буенча Экологик диктант үткәреләчәк. Бүген ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский Бөтендөнья калдыкларны икенчел эшкәртү көненә багышланган россиякүләм акциясенә Татарстанда ничек ярдәм итә алулары турында сөйләде.
«Табигатьнең яшел йөрәге һәрвакыт тибеп торсын!» - шундый девиз астында Буа шәһәренең «Теремок» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «яшел көн» үткәргән. Чара иртәнге гимнастикадан «Яшел болында» башланып киткән, аннан соң яшел төс турында әңгәмә белән дәвам иттерелгән.
Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Совет районы Самосырово торак микрорайонында биналарны сүтүдән барлыкка килгән калдыкларны ташлау очрагын ачыклаган. Санкцияләнмәгән кишәрлекнең гомуми мәйданы – 4540 квадрат метр, күләме – 5900 куб. метр.
Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына 7200 мөрәҗәгать кергән.
Шуларның 2966 – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.