Егор Тарнавский булачак Экодиктант нечкәлекләре турында сөйләде

2020 елның 11 ноябре, чәршәмбе

15-16 ноябрь көннәрендә бөтен ил буенча Экологик диктант үткәреләчәк. Бүген ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский Бөтендөнья калдыкларны икенчел эшкәртү көненә багышланган россиякүләм акциясенә Татарстанда ничек ярдәм итә алулары турында сөйләде. Журналистлар белән видеоконференция кысаларында ул чараның онлайн һәм офлайн форматта узачагын хәбәр итте. Тест 25 сораудан тора, аларны хәл итү өчен 45 минут вакыт бирелә.

Интервью кысаларында Егор Тарнавский шулай ук 15 ноябрьдә 10:00 сәгатьтә акциягә кушылырга теләүчеләр өчен Горки-Әмәт урманындагы «Дом» экоүзәгендә ачык офлайн-мәйданчык оештырылуы хакында билгеләп үтте (катнашучыларны теркәү урында башкарыла, барлык кирәкле саклык чараларын үтәвегез сорала). 16 ноябрьдә чара республиканың 400дән артык гомуми белем бирү учреждениесендә, ТР Экология министрлыгының территориаль идарәләрендә, «Чиста булачак» экологик хәрәкәте штабларында һәм Рус география җәмгыятендә ябык офлайн мәйданчыклар форматында узачак.

«Бөтенроссия экологик диктанты – ул ел саен үткәрелә торган проект, ул халыкның төрле катламнары арасында экологик белемнәрне популярлаштыруга, экологик грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән. Идея шунда ки, Экодиктант үткәрү яңа белемнәр белән кызыксынуның катализаторы булып тора, – дип ассызыклады Егор Тарнавский. – Тест кысаларында энергия һәм ресурсларны саклау, экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү, экологик гадәтләр формалаштыру һәм экологиягә бәйле барлык мәсьәләләр каралачак, һәм ул безнең көндәлек тормышыбызда кирәк булырга мөмкин». Биремнәр катлаулылыкның 4 категориясе буенча дифференциацияләнгән: мәктәп укучылары һәм яшүсмерләр; экспертлар; оешма хезмәткәрләре; яшьләр һәм өлкәннәр.

«12 яшьтән башлап теләге булган һәркемне онлайн форматта  https://экодиктант.рус сайтында Экодиктантка кушылырга чакырабыз», – дип мөрәҗәгать итте спикер татарстанлыларга. Катнашу өчен сайтта алдан теркәлү узарга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International