ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2014 ел
җомга
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре “Три-Н” ҖЧҖнең Чаллыдагы автоягулык станциясенә куелган мотор ягулыгы парларын резервуарлардан һәм ягулык салу колонкаларыннан җыеп арытаба нефтебазада рециркуляцияләү системаның эше белән таныштылар.
Бүгенге көндә Чаллыда шундый система белән 32 автоягулык станциясе җиһазланган.
Бу көннәрдә Санкт-Петербургта “Яшь буында экологик культура формалаштыру” дигән II халыкара фәнни-гамәли конференция бара. Аның максаты – яшь буынга экологик культура иңдерү, яшьләргә, балаларга, ата-аналарга экологик белем һәм тәрбия бирүне оптимальләштерү бурычларын билгеләү. Конференция кысаларында экология, культура, мәгариф эшчәнлегенең заманча алымнарын өйрәнү буенча мастер-класслар һәм эшлекле уеннар да үткәрелә.
Казан Балалар экология-биология үзәге “Зилант” ачык экология форумы үткәрә. Аның кысаларындагы конкурста Казанның мәгариф оешмаларында 8-11 классларда укучылар катнаша ала. Фотография, эссе, стена газетасы, шигырь кебек эшләр кабул ителә торган темалар: “Индустриаль экология”, “Су проектлары”, “Акыллы кеше: социаль экология, психология”, “Флора, үсемлекләр экологиясе”, “Фауна, хайваннар экологиясе”, “Биоин-дикация”. Конкурс кысаларында шулай ук “Татарстан Республикасында биологик төрле-лекне һәм табигый байлыкларны саклау проблемалары” дигән секция эшләячәк, анда табигать саклау буенча эшләнгән эшләргә хисаплар тыңланачак. Бәяләү критерийлары: конкрет проблеманың практик әһәмияте һәм нигезләнеше; максат һәм бурычларның куелышы; оригиналь чишелеш (авторның проблемага үзаллы карашы); эшләнгән эшнең

10
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Ханты-Мансийск шәһәрендә “Кызыл китап балалар карашында” дигән халыкара экологик балалар иҗаты конкурсы башланды. Проект “Коткарырга һәм сакларга” дигән халыкара экологик акция кысаларында, ЮНЕСКО эшләре буенча Россия комиссиясе эгидасы астында тормышка ашырыла. Максаты – яшь буында экологик культура һәм планетада үсемлек һәм хайван төрләренең кими баруы проблемасына дөрес караш формалаштыру. Конкурста Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче 6-17 яшьләрдәге балалар катнаша ала. Номинацияләре – экология һәм әхлак темасына кагылышлы эссе, фотография, рәсемнәр, графика, скульптура. Шулай ук төрле төбәкләрнең, илләрнең Кызыл китаплары белән танышудан соң, бетә баручы төрләрне аеруча саклаулы территорияләрдә күргәннән соң, фильмнар караганнан соң, зоопаркларда булганнан соң барлыкка килгән тәэсирләр буенча ясалган иҗат эшләре дә кабул ителә. Эшләрне һәм гаризаларны конкурска 31 декабрьгә кадәр бирергә мөмкин.
2014 елның 6 декабрендә Казанның “Ватан” универсаль спорт комплексында, Татарстан Дәүләти һәм муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында, баскетбол буенча төркемнәр раунды үткәрелде. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы командасы аны уңышлы үтеп, плей-оффка чыкты. Чираттагы уен 13 декабрьдә үткәрелә.
Технопаркта (“IT-парк”та) Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре өчен геоинформация системалары презентациясе үткәрелде. Анда катнашучылар “IT-парк”ның эше белән таныштылар, кече һәм урта IT-компанияләрнең офисларында, 40 стартап буенча бизнес-инкубаторда булдылар. ГЛОНАСС+112 экстрен службалар системасы үзәгендә дәүләт хезмәтләре электроникасы өлкәсендәге соңгы казанышлар турында белешмәләр алдылар.

9
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Казанда юниорларның “Үсенте” бөтенроссия конкурсының шәһәр этабы башланды. Аны Балаларның шәһәр экология-биология үзәге белән берлектә Казан шәһәре Мәгариф идарәсе үткәрә. Максаты – Россиянең мәгариф оешмаларында укучыларны урман экосистемаларын һәм табигать саклау эшчәнлеген өйрәнүгә җәлеп итү, аларның экология, урманчылык, урманнарны саклау алымнары буенча белемнәрен тирәнәйтү һәм күнек-мәләрен ныгыту, яшь буынны экология һәм урманчылык һөнәрләре белән кызыксындыру. Конкурста Казанның белем бирү оешмаларында укучы 14-18 яшьтәгеләр катнаша ала. Эшләр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:
• урман белеме һәм урманчылык
Бу көннәрдә Мәскәүдә “РосПромЭко-2014” дигән индустриаль-экологик форум һәм “Тотрыклы үсешне тәэмин итү максатларында ресурсларны саклау” күргәзмәсе бара. Максатлары – товарларның чимал табудан алып калдыкларны утильләштерүгә кадәр булган барлык яшәү баскычларында әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтыларны киметү һәм кисәтү өлкәсендәге Россия һәм чит ил эшләнмәләрен күрсәтү.

8
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсуслашкан аналитик контроль инспекциясендә Идел-Кама территориаль идарәсе СИАК белгечләре өчен техник уку үткәрелде. Чараның максаты – СИАК белгечләрен 2015 елгы аккредитациягә әзерләү иде. Уку барышында гамәлдәге милли аккредитация системасының законнар базасы өйрәнелде, Үзәк СИАК белгечләре өчен һава һәм индустриаль ташландык пробаларын алу, зур күләмле һәм күпләп ташлауларның параметрларын үлчәү һәм исәпләү буенча практик шөгыль үткәрелде.
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Коррупциягә каршылык комиссиясе утырышы булып узды, ул Халыкара коррупциягә каршылык көненә багышланган иде.
Утырышта шундый темалар тикшерелде:
1. Халыкара коррупциягә каршылык көне буенча белешмә (“коррупция” төшенчәсенең, аңа каршы көрәш көненең барлыкка килүе, Россиядә коррупциянең торышы).
2. Татарстанның Антикоррупцион программасын 2014 елның 11 аенда тормышка ашыру, Министрлыкның вазифалы затларының коррупцион эшчәнлегенә күзәтчелек нәтиҗәләре, бу эштә хәбәр чараларын, шул исәптән Интернетны һәм “Ышаныч телефонын”, гражданнарның һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләрен куллану.
3. 2014 елда территориаль идарәләрдә коррупциягә каршылык политикасын тормышка ашыру.
4. “Дәүләти һәм муниципаль хаҗәтләр өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алуда контракт системасы турындагы” 05.04.2013 № 44 ФЗ федераль законын 2014 елның 11 аенда үтәү нәтиҗәләре.
Киңәшмәдә шулай ук Коррупциягә каршылык комиссиясенең 2015 елга эш планы расланды.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында Министрлык хезмәткәрләре өчен “Тирә-юньдәгеләр ришвәт вәгъдә итү я бирергә теләү дип яисә ришвәт алырга ризалык я аны сорау дип кабул итәргә мөмкин булган тәртип турында” дигән белешмәлек әзерләнде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International