Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Экология
һәм табигать ресурслары министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының миссиясе
Министрлыкның 30 еллыгы
Министрлык тарихы
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Структура
Министрлык коллегияләре
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы каршындагы Иҗтимагый шура
Фәнни-техник совет
Ведомствога караган оешмалар
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы территориаль идарәләре исемлеге
Министрлык логотибы
Эшчәнлек
Республиканың иҗтимагый экологик кабул итү бүлеге
Илкүләм проектлар
Конференцияләр, бәйгеләр, СЮКО ярдәм итү
Министрлык эшчәнлеге
Экология буенча дәүләт күзәтчелеге
Геология буенча дәүләт күзәтчелеге
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Планнар һәм программалар
Аналитик һәм статистик материаллар
Коррупциягә каршы көрәш
Кадрлар турында
Белешмә системалары, кадастрлар, реестрлар
Вәзгыятьләр үзәге
Цифрлы үзгәртеп кору
Файдалы мәгълүматлар
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Министрлыкның эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Федераль норматив хокукый актлар
Нормативно-правовые акты Республики Татарстан
Җайга салу йогынтысын бәяләү
ТР ЭТРМ документлары
Министрлыкта эшләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Бүтән норматив-хокукый актлар
ТР ЭТРМ норматив хокукый актларын гамәлдән чыккан дип тану турындагы эшләр буенча суд карарлары турында белешмәләр
ТР ЭТРМ һәм ТИ норматив хокукый актларына, гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять белдерүнең суд һәм арбитраж тәртибе
Прокурор аңлата
Матбугат хезмәте
Презентацияләр
Татарстан Республикасы табигате һәм табигать ресурслары. Рәсемле энциклопедия
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чараларында басылган материаллар
"С чистого листа" журналы
"Зеленушка" журналы
“Экология Татарстана” журналы
Еш бирелә торган сораулар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен
Интернет кабул итү бүлмәсе
Кирәкле мәгълүматлар
Министрлык җитәкчелегенең физик һәм юридик затларны кабул итү вакыты
Норматив документлар
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының гамәлләренә, гамәл кылмавына шикаять белдерү тәртибе
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү анализы
Министрлыкта гражданнарны бердәм кабул итү көне буенча хисаплар
Түләүсез юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАР
22
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан премьер-министры Илдар Халиков: «Бу конкурслар һәркемне табигать биргән бай һәм гүзәл тирәлекне саклауның әһәмияте турында уйландыра»
Бүген Казанның “Корстон” сәүдә-тамаша комплексында “Эколидер”, “Кеше һәм табигать” конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы уздырылды. Конкурслар җәмәгатьчелек игътибарын экологик куркынычсызлык проблемаларына юнәлтү, предприятиеләрнең табигать саклау эшчәнлегенә ярдәм итү, экологик темаларга язучы республика хәбәр чараларын активлаштыру, журналистларның һөнәри осталыгын күтәрү максаты белән үткәрелгән иде.
Чарада Татарстан премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. Үзенең тәбрик чыгышында ул муниципалитетларда башкарылган акция һәм проектларны, аерым алганда “Яшел рекорд” проектын, нефть чыгару һәм нефть химиясе предприятиеләренең экологик програм¬маларын, аларның бүгенге закон таләпләреннән дә шактый алдарак баруын билгеләп үтте. “Бу конкурслар Татарстанда яшәүче һәркемне, һәр предприятие хезмәткәрен табигать биргән бай һәм гүзәл тирәлекне саклауның әһәмияте турында уйландыра”, – дип белдерде.
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров исә үз чыгышында республика җитәкчелегенә әйләнә-тирәлекне саклау эшендә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде, индустрия предприятиеләре белән партнерлыкта әзерләнә һәм тормышка ашырыла торган экологик программа һәм проектларны уңышлы дип бәяләде.
“Эколидер-2014” конкурсында Татарстанның эре предприятиеләренең, муниципаль берәмлекләрнең вәкилләре, журналистлар, экология хәрәкәтләре, җәмәгать һәм мәгариф оешмалары, активистлар катнашкан иде. Анда җиңеп чыктылар:
“Агроиндустрия комплексы һәм азык-төлек индустриясе” номинациясендә
19
декабрь, 2014 ел
җомга
22 декабрьдә “Эколидер”, “Кеше һәм табигать” конкурсларында җиңүчеләр бүләкләнә
22 декабрьдә 13.00дә Казанның “Корстон” сәүдә-тамаша комплексында “Эколидер”, “Кеше һәм табигать” конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы уздырыла. Теркәү 12.00дә башлана.
Бу конкурслар җәмәгать игътибарын экологик куркынычсызлык проблемаларына юнәлтү, предприятиеләрнең табигать саклау эшчәнлегенә булышу, республиканың экологик темаларны яктыртучы хәбәр чараларын активлаштыру, журналистларның һөнәри осталыгын арттыру максатыннан үткәрелә.
Белешмә өчен телефоннар: 267-68-22(11), 297-72-50.
Экология министрлыгында карьерлардан рөхсәтсез файдалану урыннарын оператив табу буенча кайнар телефон линиясе эшли башлады
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында министр урынбасары, Татарстанның табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов катнашында брифинг уздырылды.
Рәмил Низамовның хәбәр итүенчә, карьерлардан рөхсәтсез файдалану урыннарын оперативрак табу өчен Министрлык гражданнарның мөрәҗәгатьләрен электрон почтага мобиль телефон сервисына кабул итә башлаган. 2014 елның 18 декабреннән гражданнар законсыз карьер казулар турында 267-68-67 кайнар телефонына һәм eco.signal@tatar.ru электрон почтасына хәбәр итә алалар. Хәбәр иткәндә карьерда кулланылучы техниканың маркасын һәм номерын, анык ориентирларга бәйләп аның төгәл эшләү урынын, ул техника эшләгән датаны һәм вакытны әйтергә кирәк. Анонимлык гарантияләнә.
Хәзерге вакытта Татарстан территориясендә 170 предприятиенең җирле әһәмияттәге җир асты байлыкларыннан файдалануга 277 гамәлдәге лицензиясе бар. 2014 елда җирле әһәмияттәге җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензия шартларын бозган өчен Министрлык инспекторлары 35 шундый лицензиянең гамәле туктатты һәм 7 лицензияне юкка чыгарды.
Быел тулаем республика буенча җир асты байлыкларыннан файдалану турындагы закон таләпләрен бозуның 156 очрагы ачыкланды, шулар буенча 149 административ хокук
18
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Мәскәүдә «Энергетиканың экологик куркынычсызлыгы: тәҗрибә, проблемалар, инновацион чишелешләр» фәнни-гамәли конференциясе бара
Бу көннәрдә Мәскәүдә “Энергетиканың экологик куркынычсызлыгы: тәҗрибә, проб-лемалар, инновацион чишелешләр” фәнни-гамәли конференциясе бара. Чара кысаларында экология өлкәсендә булган норматив-хокукый көйләү системасы, әйләнә-тирәлекне саклау буенча электр энергетикасы предприятиеләрендә үткәрелә торган чаралар комплексы һәм аларны күзәтчелек органнарының гамәлдәге таләпләренә ярашлы рәвештә үткәрү, яңа инновацион технологияләр иңдерү мәсьәләләре тикшерелә.
Санкт-Петербургта төбәк-ара экологик рәсемнәр конкурсы башланды
Санкт-Петербургта мәктәпләрнең, колледжларның, лицейларның 5-11 классларында укучы балалар өчен төбәк-ара экологик рәсемнәр конкурсы башланды.
Конкурсның максаты – әйләнә-тирәлеккә һәм табигый байлыкларга сак караш тәрбия-ләү, яшь буынның экологик культурасын һәм җаваплылыгын күтәрү.
Конкурс шундый номинацияләр буенча үткәрелә:
1. Экологик плакат
2. Өйрәнү-тикшеренү эшләре
3. Экология темасына рефератлар
4. Һенд-мэйд (калдыклардан эшләнмәләр)
Конкурска эшләр 2015 елның 15 февраленә кадәр nacc@yandex.ru почтасына алына.
17
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Мәскәүдә «Мәктәп экология өчен» халыкара конкурсы башланды
Мәскәүдә “Мәктәп экология өчен” халыкара конкурсы башланды. Ул мәктәп балалары игътибарын алар үз шәһәрләрендә көн саен очрата торган әйләнә-тирәлек проблемаларына юнәлтүне күздә тота. Анда катнашучылар конкрет идеяләр тәкъдим итәләр, экологик хәлне яхшыртуга һәм бу эшкә киң җәмәгатьчелекне җәлеп итүгә юнәлтелгән акцияләр үткәрәләр. Конкурска эшләрне 7-10 класс укучылары 2015 елның 15 февраленә кадәр җибәрә ала.
Экология министрлыгы белгечләре «Татнефтепродукт» ААҖнең автоягулык станциясендә мотор ягулыгы парларын рекуперацияләү системасы белән таныштылар
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре Казанның Урман заводы урамындагы “Татнефтепродукт” ААҖ автоягулык станциясендә мотор ягулыгы парларын тоту һәм рекуперацияләү системасының эше белән таныштылар.
Татарстанның автоягулык станцияләрен бензин парларын тоту һәм рекуперацияләү системалары белән җиһазлау атмосфера һавасына автотранспортның зарарлы йогынтысын киметүнең иң нәтиҗәле юлларыннан берсе булып тора. 2015 ел азагына кадәр булган беренче этапта нефть продуктлары белән тәэмин итүчеләр үзләренең автоягулык станцияләрен программада каралган срокларда җиһазлау белән шөгыльләнәләр. Казанда инде 58 станция шулай җиһазланган.
Атмосфера һавасының сыйфаты халыкның саулыгына һәм иминлегенә зур йогынты
16
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Түбән Камада мәктәп балаларының «Табигать һәм без» IV республика экология фестивале бара
Түбән Кама балаларының экология-биология үзәге бу көннәрдә “Табигать һәм без” IV рес¬публика экология фестивален үткәрә. Максаты – мәктәп балаларының социаль актив¬лыгын, эшчәнлеген, хезмәттәшлеген үстерү, аларда дөньяга экологик караш фор¬ма-лаштыру. Конкурста Татарстанның 1 11 класс укучылары катнаша.
Ул шундый номинацияләр буенча үткәрелә:
– табигатьтә ял итү өчен җиһазлар һәм җайланмалар;
– кулланышта булган әйберләр белән аңлы эш итүне чагылдыручы фотолар. Темасы: “Чүп-чар – үз урынында үз вакытында кирәкле санда булмаган нәрсә ул”;
– экологик плакатлар һәм роликлар күргәзмәсе;
– иске киемнәрне яңарту;
– кеше һәм табигать файдасына техник табышлар. Иске-москыдан ясалган яңа әйберләр,
15
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Үзәк махсуслашкан аналитик контроль инспекциясендә техник уку
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсуслашкан аналитик контроль инспекциясендә Идел-Кама территориаль идарәсе СИАК белгечләре өчен техник уку үткәрелде. Чараның максаты – СИАК белгечләрен 2015 елгы аккредитациягә әзерләү иде. Уку барышында гамәлдәге милли аккредитация системасының законнар базасы өйрәнелде, Үзәк СИАК белгечләре өчен һава һәм индустриаль ташландык пробаларын алу, зур күләмле һәм күпләп ташлауларның параметрларын үлчәү һәм исәпләү буенча практик шөгыль үткәрелде.
Мәскәүдә Югары экологик советның киңәйтелгән утырышы бара
Бүген Мәскәүдә Дәүләт Думасының Табигый ресурслар, табигатьтән файдалану һәм экология комитетының Югары экологик советының киңәйтелгән утырышы үткәрелә, аның темасы: “Әйләнә-тирәлекне саклау турындагы” № 219 ФЗ федераль законына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы” федераль закон кагыйдәләрен тормышка ашыру яктылыгында норматив-хокукый көйләүләрне камилләштерү”. Чарада Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов та катнаша.
Дәүләт Думасының Табигый ресурслар, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты рәисе Владимир Кашин үз чыгышында Татарстан химия предприятиеләренең эшен, аерым алганда аеруча куркынычлы калдыклар белән эш итүен уңай бәяләде. “Бүген Татарстанда нормалаштыру турындагы законнарның алдан-ала үтәлүен күрергә мөмкин”, – дип ассызыклады.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз