ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Фәннәр Акаде-миясе һәм Казан (Идел буе) федераль университеты Татарстан Фәннәр Академи¬ясенең Татарстанда көнүзәк экологик куркынычсызлык проблемаларын чишү өчен зур әһәмиятле иң яхшы фәнни эш буенча профессор Виктор Попов исемендәге 2014 ел премиясенә конкурс игълан итәләр.
Конкурсның шартлары:
1. Өчтән артмаган башкаручы авторлар исеменнән элек дәүләт премиясе ала алмаган эш (я монотематик эшләр сериясе) тәкъдим ителә ала.
2. Эш тәкъдим итү хокукы Татарстан Фәннәр Академиясе һәм Россия Фәннәр Академиясе академикларына, әгъза-корреспондентларына, фәнни оешмаларга, вуз-ларга, Татарстан Фәннәр Академиясе президиумы каршындагы экология пробле¬ма-лары буенча фәнни советка, министрлыкларның һәм тармакларның фәнни-техник советларына бирелә.
Самар шәһәрендә “Суны бергә саклыйк!” дигән бөтенроссия экологик плакат конкурсы башланды. Ул 3-18 яшьлек балалар өчен үткәрелә. Анда катнашу өчен суның әһәмияте турында плакат әзерләп, аны 2015 елның февраленә кадәр тапшырырга кирәк. Конкурс¬ның максаты – балаларда кыйммәтле табигать бүләге булган суга сак караш тәрбияләү.

29
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Бу көннәрдә Мәскәүдә мәктәп балалары өчен экология буенча бөтенроссия олимпиадасы үткәрелә. Аның максаты – балаларның экология һәм башка табигать фәннәре буенча белемнәрен күтәрүгә юнәлтелгән өстәмә белем бирү системасын камилләштерү, аларны өйрәнү-тикшеренү һәм тәҗрибә эшләре белән кызыксындыру. Конкурста Россиянең барлык төбәкләреннән 5-11 класс укучылары катнаша ала. Ул 20 январьга кадәр үткәрелә.

26
декабрь, 2014 ел
җомга
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында, Кыш Бабай, Кар Кызы, әкият персонажлары катнашында балалар өчен Яңа ел бәйрәме уздырылды. Анда төрле конкурслар, викториналар да үткәрелде, балаларга татлы сыйлар өләшенде. Министрлык үз хезмәткәрләренең балалары өчен мондый бәйрәмне икенче ел рәттән оештыра.
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Татарстан Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасында катнашкан Министрлык командасы әгъзалары бүләкләнде. Аларга рәхмәт хатларын һәм кыйммәтле призларны экология министры Артем Сидоров тапшырды. Шулай ук ул командага рәхмәт белдерде, арытаба уңышлар теләде.
Ярышлар спортның 9 төре буенча үткәрелеп, аларда 30 министрлык һәм тармак командасы катнашкан иде. 2014 елгы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасының тулай команда беренчелегендә Экология министрлыгы командасы 268 очко туплап 6нчы урынны алды.

25
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында “Чисталык дәресе” дигән республика экология-мәгариф акциясе уздырылды. Дәресләрдә лекцияләрне табигать саклау тармакларының, башкарма хакимият органнарының хезмәткәрләре укыды.
Казанның 5нче лицее базасындагы яшь эколог мәктәбендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре укучыларга Министрлыкның республикада парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән киләсе елдагы планнары турында сөйләделәр. “Казан Кремле” дәүләти тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы хезмәткәрләре һәм “Пилигрим” табигать белеме түгәрәге әгъзалары геологик экспонатлар – үлеп беткән башаяклы моллюсклар – аммонитлар коллекциясен күрсәттеләр.
“Чисталык дәресе” акциясе яшь буында экологик белемнәрне таратуны, табигый байлыкларга һәм әйләнә-тирәлеккә җаваплы караш тәрбияләүне, дөньяга экологик караш формалаштыруны, Татарстанда өзлексез экологик белем һәм тәрбия бирү системасын яклау һәм үстерүне күздә тота.
Бүген Казанга Антарктикадан Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе оештырган “Антарктида-100” экспедициясе әгъзалары кайтты. Тимер юл вокзалында аларны Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров каршы алды. Фәнни төркемне ул республика җитәкчелеге исеменнән дөньякүләм әһәмиятле җиңү белән котлады, тыгыз хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде, яңа казанышлар теләде.
Хәзерге вакытта республикада Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Рус география җәмгыяте белән берлектә сулыкларны чистарту, “Чиста ярлар” акциясе кебек күп кенә чараларны тормышка ашыра. Баткан судноларны өйрәнү, инвентарьлау, арытаба өскә күтәрү проекты да ният ителә.
“Антарктида-100” – Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе һәм Россия Су асты спорты федерациясе шөгыльләнә торган киң күләмле “Суыклык полюсы” тикшеренү проектының өченче этабы булып тора. Аның бурычы – Антарктика шартларында тирән су астына төшүнең кеше өчен чагыштырмача куркынычсыз алымнарын әзерләү. Команда шулай ук безнең илдә ясалган су астында йөзү җиһазларын тикшерә. Бүлекчә башлыгы, Россия Су асты спорты федерациясенең фәнни комитеты рәисе Дмитрий Шиллер җитәкчелегендәге Россия дайверлары Көньяк Шетланд утраулары төбәгендә булып, анда югары катлаулык категориясенә керә торган чумулар үткәрделәр, -2 градуска кадәр салкын су, бик көчле агым һәм дулкын, айсберглар шартларында эш иттеләр. Андый

24
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының үзәк аппараты структураларында һәм территориаль идарәләрендә коррупциягә каршылык көне уңаеннан җыелышлар уздырылды. Министрлык хезмәткәрләренә “Әйләнә-тирәдәгеләр ришвәт тәкъдим итү, ришвәт алырга ризалык я ришвәт сорау дип аңларга мөмкин булган хәлләр турында” дип аталган белешмәлек таратылды. Аның министрлык сайтының “Коррупциягә каршылык” бүлегенең “Коррупциягә каршылык буенча белешмәлек” бүлекчәсеннән алырга мөмкин.

23
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Әйләнә-тирәлекне саклау идарәсе башлыгы Альберт Анатольевич Шубин туган көнен билгеләп үтә. Министрлыкта 2011 елның августында Үзәк СИАК башлыгы урынбасары булып эшли башлаган иде. Экология министрлыгы коллективы аны туган көне белән котлап, аңа сәламәтлек, күңел көрлеге, рухи көч, оптимизм һәм бетмәс куәт тели.
Татарстанда автоягулык станцияләрен мотор ягулыгы парларын тоту һәм рекуперацияләү системалары белән җиһазлау дәвам итә. Чаллыда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Машина төзүчеләр урамы һәм Автозавод проспекты чатында урнашкан “Күзкәй” ҖЧҖ автоягулык станциясендә нефть продуктларын агызуның ябык системасы белән таныштылар. Система мотор ягулыгы парларын резервуарлардан һәм ягулык бүлү колонкаларыннан автоцистерналарга җыеп арытаба нефть базасында рекуперацияләүне үз эченә ала. Чаллыда шундый системалар белән 72 автоягулык станциясенең 34е җиһазланган.
Бу юнәлештәге эшләр атмосфера һавасына ягулык салу объектларыннан пычраткыч матдәләр чыгаруны шактый киметергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International