Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Чаллы автоягулык станциясендә мотор ягулыгы парларын рециркуляцияләү системасы белән таныштылар

2014 елның 23 декабре, сишәмбе
Татарстанда автоягулык станцияләрен мотор ягулыгы парларын тоту һәм рекуперацияләү системалары белән җиһазлау дәвам итә. Чаллыда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Машина төзүчеләр урамы һәм Автозавод проспекты чатында урнашкан “Күзкәй” ҖЧҖ автоягулык станциясендә нефть продуктларын агызуның ябык системасы белән таныштылар. Система мотор ягулыгы парларын резервуарлардан һәм ягулык бүлү колонкаларыннан автоцистерналарга җыеп арытаба нефть базасында рекуперацияләүне үз эченә ала. Чаллыда шундый системалар белән 72 автоягулык станциясенең 34е җиһазланган.
Бу юнәлештәге эшләр атмосфера һавасына ягулык салу объектларыннан пычраткыч матдәләр чыгаруны шактый киметергә мөмкинлек бирә.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International