Министрлык Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасында катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырды

2014 елның 26 декабре, җомга
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Татарстан Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасында катнашкан Министрлык командасы әгъзалары бүләкләнде. Аларга рәхмәт хатларын һәм кыйммәтле призларны экология министры Артем Сидоров тапшырды. Шулай ук ул командага рәхмәт белдерде, арытаба уңышлар теләде.
Ярышлар спортның 9 төре буенча үткәрелеп, аларда 30 министрлык һәм тармак командасы катнашкан иде. 2014 елгы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасының тулай команда беренчелегендә Экология министрлыгы командасы 268 очко туплап 6нчы урынны алды.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International