Мәскәүдә мәктәп балалары өчен экология буенча бөтенроссия олимпиадасы үткәрелә

2014 елның 29 декабре, дүшәмбе
Бу көннәрдә Мәскәүдә мәктәп балалары өчен экология буенча бөтенроссия олимпиадасы үткәрелә. Аның максаты – балаларның экология һәм башка табигать фәннәре буенча белемнәрен күтәрүгә юнәлтелгән өстәмә белем бирү системасын камилләштерү, аларны өйрәнү-тикшеренү һәм тәҗрибә эшләре белән кызыксындыру. Конкурста Россиянең барлык төбәкләреннән 5-11 класс укучылары катнаша ала. Ул 20 январьга кадәр үткәрелә.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International