ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

1 мартка кадәр кече һәм урта эшмәкәрләр хуҗалык итү һәм башка эшчәнлек нәтиҗәсендә калдык­лар барлыкка килү, аларны куллану, зарарсызлау һәм урнаштыру турында хисаплар бирергә тиеш. Бу турыда бүген “Татар-информ” информация агентлыгы брифингында әйтелде. Журналистларның со­рауларына Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – Татарстанның әйлә­нә-тирәлекне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров һәм Экология министрлы­гының Экологик экспертиза һәм әйләнә-тирәлеккә 

Экология һәм энергия саклау мәсьәләләренә битараф түгелләрне XVI халыкара “Энергия һәм ресурслар нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау” симпозиумы һәм XVII халыкара “Энергетика. Ресурслар саклау” күргәзмәсе кысаларындагы “Экология һәм энергетик нәтиҗәлелек” конференциясендә катнашырга чакырабыз. Чара 2016 елның 17 мартында “Казан ярминкәсе”ндә үткәрелә. Оештыручылары – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, “ТР МК каршындагы Татарстан Энергия саклау технологияләре үзәге”.

Әңгәмәләр өчен төп темалар:

– экологик чиста, нәтиҗәле, аз калдыклы, йомык цикллы җитештерү системаларын төзү һәм үстерү;

– индустрия предприятиеләренең ресурслар һәм энергия буенча нәтиҗәлелеген күтәрү;

– ресурсларны нәтиҗәсез куллануның тискәре (шул исәптә


16
февраль, 2016 ел
сишәмбе

Классификация дәүләт балансы исәпкә ала торган 200дән артык төр файдалы казылма хәзинәләрен раслау мәсьәләләрен көйли, дип хәбәр итә Россия Табигать министрлыгының матбугат хезмәте. Яңа Классификациянең принципиаль аермасы чыгарыла торган хәзинәләр категориясен аерудан һәм яткылыкларны куллануның техник проектларын эзләп табылган хәзинәләрне раслауга кадәр үк әзерләү мөмкинлегеннән тора. Яңа Классификацияне куллану Россия Федерациясе Дәүләт хәзинәләре балансындагы белешмәләрнең дөреслеген һәм минераль чимал базасын үстерүне дәүләти 

Бүген Түбән Камада, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында, муниципаль берәмлекнең 2015 елгы социаль-экономик үсеш йомгаклары һәм 2016 елга бурычлары тикшерелде. Шәһәр һәм район башлыгы Айдар Метшинның әйтүенчә, былтыр планлаштырылган барлык экономик күрсәткечләргә диярлек ирешелгән, гражданнар алдындагы барлык социаль йөкләмәләр үтәлгән. Бурычлар арасыннан ул экономик үсеш территориясе позициясен

Бүген Казан дәүләт энергетика университетының Инженерлык экологиясе һәм таби­гатьтән рациональ файдалану кафедрасы студентлары Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе белән танышты. Инспекция тармаклары буйлап экскурсия барышында белгечләр студентларга  органик һәм неорганик газсыман, сыек һәм кайбер каты пробаларга, төрле табигый һәм индустриаль объектларга хроматографик

Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе (ВДНХ) территориясендә урнашкан 75нче яңа, заманча күргәзмә үзәгендә 2016 елның 26-28 апрелендә ЭКВАТЭК-2016 халыкара форумы уздырыла. Анда су ресурсларын яңадан торгызу һәм саклау, рациональ кулланыш җиһазлары һәм хезмәтләре, юынты суларны чистарту, су шешәләү һәм су секторын үстерүнең

“Россия Федерациясенең 2025 елга кадәрге экологик куркынычсызлык стратегиясе” проектына җәмәгать тикшерүе процедурасы уздырыла. Документта элегрәк Россия Таби­гать министрлыгы әзерләгән “Россия Федерациясен 2030 елга кадәр экологик үстерү өлкәсендә дәүләт политикасы нигезләре”ндә формалаштырылган табигать саклау көйләүләрен үстерү приоритетлары исәпкә алынган, дип хәбәр итә Россия Федера­циясенең матбугат хезмәте. Әйләнә-тирәлекне саклау һәм экологик куркынычсызлык өлкәсендәге приоритетлар “Әйләнә

“Экологик үсеш – Evolution Awards 2016” бөтенроссия премиясенә дәгъва гаризалары кабул ителә башлады. Премия Россия Федерациясе территориясендә тотрыклы үсешнең экологик аспектлары һәм “яшел” технологияләрне үстерү һәм куллану өлкәләрендәге казанышлар өчен биреләчәк. (“Яшел” технологияләр дип ресурс саклаучы технологияләр һәм табигый ресурсларны яңадан торгызу технологияләре аңлана.) Конкурс комиссиясен Россия табигый байлыклар

“Европаның әйләнә-тирәлеге” 8нче министрлар конференциясенең Россия Табигать министрлыгы һәм Росгидромет катнашында әзерлән­гән барлык йомгаклау документлары проектлары БМОның Европа экономика комиссия­сенең Экологик политика комитетының Женевада узган махсус әзерлек сессиясендә расланды. Конференция 2016 елның 8-10 июнендә Грузиянең Батуми шәһә­рендә узачак. Ул югары кимәлле төп бөтеневропа табигать саклау чарасы булып тора.

Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының рәсми сайтын­да Экология елына әзерлек буенча эш төркеменең беренче утырышын ике айдан соң Мәс­кәүдә, “Экотех” халыкара күргәзмә-форумы кысаларында үткәрергә ният ителә, диелгән.

Россия табигать министры Сергей Донской инде берничә тапкыр: “Экология елы – бизнес өчен дә, федераль һәм региональ хакимиятләр өчен дә җаваплылык булып тора. Ул нәтиҗәлерәк идарә моделенә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International