Экологиягә битараф түгелләр “Экотрадиция” халыкара интернет конкурсында катнашырга чакырыла. Конкурс эшендә экологиягә багышланган һәм табигый байлыкларны рациональ куллануга юнәлтелгән үз экологик традицияңне ирекле рәвештә бәян итәргә кирәк (фотолар, инфографика
Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының рәсми сайтында Экология елына әзерлек буенча эш төркеменең беренче утырышын ике айдан соң Мәскәүдә, “Экотех” халыкара күргәзмә-форумы кысаларында үткәрергә ният ителә, диелгән.
Россия табигать министры Сергей Донской инде берничә тапкыр: “Экология елы – бизнес өчен дә, федераль һәм региональ хакимиятләр өчен дә җаваплылык булып тора. Ул нәтиҗәлерәк идарә моделенә
27 февраль көнне Чаллыда, “Макулатура тапшыр да агачны коткар” дигән девиз астында чираттагы акция үткәрелә. Чара 18/07 йорты һәм 26ны гимназия арасындагы мәйданчыкта 11.30да башлана. Анда микрорайонда яшәүчеләр, гимназия укытучылары һәм укучылары, җәмәгать
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында (Павлюхин ур. 75, 209 каб) – республиканың кече һәм урта эшмәкәрләре өчен “Ачык ишекләр көне”. Эшмәкәрләр белән очрашу 19.00гә кадәр бара. Сорауларга Министрлыкның Экологик экспертиза һәм әйләнә-тирәлеккә йогынтыны нормалаштыру идарәсе һәм Үзәк территориаль идарәсе белгечләре җавап бирә. Белгечләрдән консультацияне (843) 267-68-14 или 267-68-81 телефоннары аша да алырга мөмкин.
Экология министры Фәрит Габделганиевның әйтүенчә, Министрлык белгечләре беренче мартка кадәр теләсә нинди консультатив ярдәм күрсәтергә әзер, “Ачык ишекләр көне” шуның өчен үткәрелә дә.
Исегезгә төшерәбез: 2016 елның 1 мартына кадәр кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары хуҗалык итү һәм бүтән эшчәнлек
29-31 мартта Мәскәүдә Геолог көнен бәйрәм итүнең 50 еллыгына багышланган 13нче халыкара “Җир асты байлыклары-2016. Өйрәнү. Эзләү. Чыгару” күргәзмәсе үткәрелә. Анда тармакны тотрыклы үстерү, геологик эзләүләрнең экономик хәтәрлеге, геологик эзләүләргә дәүләт ярдәме, санкцияләр шартларында арктик шельфны һәм авыр чыгарышлы ятмаларны
Татарстан территориясендә табигать саклау законнары бозылу турында хәбәр бирүчегә моңарчы 1 мең сум түләнә иде, ә 2016 ел башыннан алып 1.5 мең сум түләнә башлады. Түләүле хәбәрләрнең исемлеге дә киңәйде – рөхсәтсез чүплекләр һәм файдалы казылмаларны законсыз чыгарудан тыш, хәзер гражданнарны тулай кулланыштагы су объектына, аның яр буена үткәрмәү, су объектының су саклау зонасында хуҗалык итү һәм башка эшчәнлек, җир бозу
Дөньяда иң күләмле халыкара “Җир сәгате” экологик акциясе 19 мартта җирле вакыт белән 20:30да башлана. Төп темасы – кешенең экологик эзе. Акция төрле дәүләт халыкларының энергия һәм ресурслар саклау, планетаның экологик торышын яхшырту проблемаларын чишүдә солидарлыгын гәүдәләндерә. 2016 елгы Җир Сәгате өчен махсус 60.wwf.ru сайты төзелгән, анда акция турында тулырак белешмәләр алырга һәм чарада катнашырга мөмкин.
Татарстанның барлык хакимият органнары җитәкчеләренә һәм халкына акциягә кушылып, биналарны һәм корылмаларны архитектур-декоратив яктыртуны, торак биналарны яктыртуны, гражданнарның яшәү куркынычсызлыгын
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан идарәсе делегациясе “Генерация компаниясе” ААҖнең 1нче Казан ТЭЦында электр энергиясе һәм җылылык җитештерү, шулай ук табигать саклау эшчәнлеге белән танышты. Делегацияне “Генерация компаниясе”нең генераль директоры Рәүзил Хаҗиев озатып йөрде. Экология министрлыгы һәм Табигать күзәтчелеге вәкилләре предприятиедә җитештерү куәтләренең үсеш тарихы, җылылык һәм электр энергиясе җитештерү технологиясе, атмосфера һавасына һәм су объектларына калдыклар ташлауны киметә торган чаралар белән танышты. Шулай ук аларга 230 мегаваттлы, һавага азот оксидларын аз чыгара торган, төтен газларындагы пычраткыч матдәләр микъдарына автоматик контроль датчиклары
Россия Табигать министрлыгының “Әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясаучы объектларның кодларын формалаштыру һәм аларны ярашлы объектларга беркетү тәртибен раслау турындагы” боерыгы Россия Юстиция министрлыгында расланды, диелгән Россия Табигать министрлыгының рәсми сайтында. Боерык объектларга вакыт белән кабатланмый һәм шул объект бетерелгәнче сакланырга тиешле уникаль номер – объект коды беркетү тәртибен билгели. Шуның белән әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясаучы объектлар турында дөрес белешмәләр алуны
18 февральдә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында ((Павлюхин ур. 75, 209 каб.) 16.00-19.00дә Татарстанның кече һәм урта эшмәкәрләре өчен “Ачык ишекләр көне” үткәрелә. Белгечләр хуҗалык итү һәм бүтән эшчәнлек нәтиҗәсендә калдыклар барлыкка килү, аларны куллану, зарарсызлау һәм урнаштыру турында 2016 елның 1 мартына кадәр бирелергә тиешле хисапларга бәйле сорауларга җавап бирәчәк. Региональ дәүләти экологик күзәтчелек астындагы объектлар Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына, ә федераль кимәлдәге кече-урта эшмәкәрлек субъектлары – Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан идарәсенә калдыклар буенча ел саен хисап материаллары бирергә тиешле. Хисаплар эшмәкәрдә нинди калдыкларның