ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2016 ел
сишәмбе

27 февраль көнне Чаллыда, “Макулатура тапшыр  да агачны коткар” дигән девиз астында чираттагы акция үткәрелә. Чара 18/07 йорты һәм 26ны гимназия арасындагы мәйданчыкта 11.30да башлана. Анда микрорайонда яшәүчеләр, гимназия укытучылары һәм укучылары, җәмәгать


15
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Талантлы яшьләр, яшь галимнәр, балалар һәм яшьләр оешмалары активистлары VI “Безнең Татарстан” республика яшьләр форумында катнаша ала. Гаризалар 29 февральгә кадәр кабул ителә. Анда “Инновацияләр  территориясе”, “Архитектура һәм сәнгать территориясе”, “Эшмәкәрлек территориясе”, “Игелек территориясе”, “Куркынычсызлык территориясе”, “Спорт территориясе”, “Мәгълүмәт территориясе”, “Туган як территориясе”, “Тынычлык һәм татулык территориясе”, “Яшьләр территориясе” дигән 10 тематик мәйдан булачак. Иң яхшы проект һәм идеяләр Форумның финал күргәзмәсендә Татарстан җитәкчелегенә күрсәтеләчәк 

Россия Табигать министрлыгының “Әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясаучы объектларның кодларын формалаштыру һәм аларны ярашлы объектларга беркетү тәртибен раслау турындагы” боерыгы Россия Юстиция министрлыгында расланды, диелгән Россия Табигать министрлыгының рәсми сайтында. Боерык объектларга вакыт белән кабатланмый һәм шул объект бетерелгәнче сакланырга тиешле уникаль номер – объект коды беркетү тәртибен билгели. Шуның белән әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясаучы объектлар турында дөрес белешмәләр алуны

Экология мәсьәләләренә битараф булмаучылар “Яшьләр карашында яшел технологияләр” бөтенроссия конкурсында катнашырга чакырыла. Анда катнашу өчен 2016 елның 15 маена кадәр яшел технологияләр кулланыла торган җитештерү, экологик күзәтчелек буенча үз алымнарың турында фотоматериаллар, видео һәм слайдлар кулланып эшләнгән мәкаләләр, индустрия предприятиеләренең рәсми затлары белән кызыклы интервьюлар җибәрергә кирәк. Конкурста урта һәм һөнәри уку йортларында укучылар, югары уку

16 февральдә, Казан район-ара табигать саклау прокуратурасы бинасында (Казан ш., Дзержинский ур. 11А й.) Идел төбәк-ара табигать саклау прокуроры – 3нче класслы юстиция дәүләт киңәшчесе Вениамин Селифанов татарстанлыларны кабул итә. Идел тармак-ара табигать

Документ буенча, объектларны дәүләти исәпкә салу өчен нигез булып үзендә объект, аның әйләнә-тирәлеккә йогынтысы турында тулай белешмәләр, рөхсәт документлары булу турында һәм объектның әйләнә-тирәлекне саклау чаралары күрүе турында белешмә­ләр булган гариза тора. Расланган формада эшмәкәрләр бирә торган белешмә­ләрнең тулы­лыгын исәпкә алып, Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы боерыгы белән, юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең атмосфера һавасына чыга­рыла торган зарарлы матдәләр

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары ачыклаган табигать саклау законнарын бозуларның 98.3%ы бетерелгән. Идарә белгечләре 3425 тикшерү үткәргән, 2300 бозу ачыклаган, шуларның 2261е бетерелгән. Бу турыда бүген Казан шәһәр башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров хәбәр итте. Аның әйтүенчә, Россия шәһәрләренең экологик үсеше рейтингында Казан өч ел эчендә берьюлы 37 юлга күтәрелгән. Әле 2012 елда гына Татарстан башкаласы 45нче урында булса, 2013 елда 16нчы урынга, 2014 елда инде 8нче урынга күчкән. Пычратуларның 72%ы автотранспортка туры килә. Идарә белгечләре, ГИБДД

Экологиягә битараф түгелләр “Экотрадиция” халыкара интернет конкурсында катна­шырга чакырыла. Конкурс эшендә экологиягә багышланган һәм табигый байлыкларны рациональ куллануга юнәлтелгән үз экологик традицияңне ирекле рәвештә бәян итәргә кирәк (фотолар, инфографика


14
февраль, 2016 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре “2016 елгы Россия Чаңгы юлы” һәм “2016 елгы Татарстан Чаңгы юлы” ярышларында катнашты. Казанда төп старт Урман арты бистәсенең “Кояшлы” лагерында игълан ителде, анда чаңгычылар шәһәрнең 4 районыннан – Вахитов, Киров, Яңа Савиново, Мәскәү районнарыннан җыелган


12
февраль, 2016 ел
җомга

Мәктәп укучылары, балалар һәм үсмерләр иҗат коллективларында тәрбияләнүчеләр өчен экология буенча “Планета саулыгы? Минем кулда!” дигән халыкара балалар иҗаты конкурсы үткәрелә. Анда катнашу өчен 2016 елның 15 февраленә кадәр рәсемнәр, плакат­лар (компьютер графикасы да ярый), эшләнмәләр, видеороликлар я әдәби әсәрләр җибәрергә кирәк. Эшләр әйләнә-тирәлекне, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын саклау­ның актуаль аспектларына, экологик проблемаларны чишүгә багышланган булырга тиеш. Яшь категориясе – 17 яшькә кадәр. Чара Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International