ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2016 ел
шимбә

Талантлы яшьләр, яшь галимнәр, балалар һәм яшьләр оешмалары активистлары VI “Безнең Татарстан” республика яшьләр форумында катнаша ала. Гаризалар 29 февральгә кадәр кабул ителә. Анда “Инновацияләр  территориясе”, “Архитектура һәм сәнгать территориясе”, “Эшмәкәрлек территориясе”, “Игелек территориясе”, “Куркынычсызлык территориясе”, “Спорт территориясе”, “Мәгълүмәт территориясе”, “Туган як территориясе”, “Тынычлык һәм татулык территориясе”, “Яшьләр территориясе” дигән 10 тематик мәйдан булачак. Иң яхшы проект һәм идеяләр Форумның финал күргәзмәсендә Татарстан җитәкчелегенә күрсәтеләчәк 

“Россия Федерациясенең 2025 елга кадәрге экологик куркынычсызлык стратегиясе” проектына җәмәгать тикшерүе процедурасы уздырыла. Документта элегрәк Россия Таби­гать министрлыгы әзерләгән “Россия Федерациясен 2030 елга кадәр экологик үстерү өлкәсендә дәүләт политикасы нигезләре”ндә формалаштырылган табигать саклау көйләүләрен үстерү приоритетлары исәпкә алынган, дип хәбәр итә Россия Федера­циясенең матбугат хезмәте. Әйләнә-тирәлекне саклау һәм экологик куркынычсызлык өлкәсендәге приоритетлар “Әйләнә-тирәлекне саклау”, “Урман хуҗалыгын үстерү”, “Россия Федерациясе су хуҗалыгы комплексын үстерү” дәүләт программалары кысаларында тормышка ашырыла.


19
февраль, 2016 ел
җомга

“Җитештерү һәм куллану калдыклары турындагы” федераль законның 18 ст. ярашлы рәвештә үз хуҗалык итү һәм башка эшчәнлекләре аркасында калдыклар барлыкка килә торган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары калдыклар барлыкка килү нормативлары һәм аларны урнаштыру лимитлары проектларын (ПНООЛР) әзерләмиләр, ләкин вәкаләтле дәүләт хакимияте органнарына калдыклар барлыкка килү, аларны куллану, зарарсызлау һәм урнаштыру турында хисаплар (арытаба ‒ Хисаплар) бирәләр. Региональ дәүләти экологик күзәтчелек астындагы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына (арытаба ‒ Министрлык) хисап елыннан соңгы һәр елның 1 мартына кадәр Хисаплар бирергә тиешле. Министрлык Хисапларны үзенең территориаль идарәләре аша кабул итә һәм контрольдә тота. Хисапларны кабул итү һәм контрольдә тоту өчен

Бу көннәрдә Мәскәүдә “Беренчел Россия” III табигать фестивале бара, аның программасы Россиянең барлык почмакларыннан җыелган уникаль хайваннар дөньясы, кабатланмас ландшафтлар фотографияләре күргәзмәсеннән, алдынгы кыргый табигать фотографларының мастер-классларыннан, кино күрсәтүләрдән, декоратив-гамәли сәнгать шөгыльләреннән тора.

Чараның төп темасы – Идел елгасы. Хәтерләсәгез, 2015 елның июнь аенда алдынгы фотографлардан, натуралистлардан, операторлардан, урбанистлардан һәм культуролог­лардан торган “Идел” фән-сәнгать

Экология һәм энергия саклау мәсьәләләренә битараф түгелләрне XVI халыкара “Энергия һәм ресурслар нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау” симпозиумы һәм XVII халыкара “Энергетика. Ресурслар саклау” күргәзмәсе кысаларындагы “Экология һәм энергетик нәтиҗәлелек” конференциясендә катнашырга чакырабыз. Чара 2016 елның 17 мартында “Казан ярминкәсе”ндә үткәрелә. Оештыручылары – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, “ТР МК каршындагы Татарстан Энергия саклау технологияләре үзәге”.

Әңгәмәләр өчен төп темалар:

– экологик чиста, нәтиҗәле, аз калдыклы, йомык цикллы җитештерү системаларын төзү һәм үстерү;

– индустрия предприятиеләренең ресурслар һәм энергия буенча нәтиҗәлелеген күтәрү;

– ресурсларны нәтиҗәсез куллануның тискәре (шул исәптә

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе Чаллы, Алабуга, Әгерҗе, Актаныш, Мамадыш, Менделеев, Минзәлә, Тукай районнарында әйләнә-тирәлеккә контроль һәм күзәтчелек белән шөгыльләнә. Аның инспекторлары 2015 елда 1320 тикшерү үткәреп, 1355 табигать саклау законнары бозылуны ачыклаган, 1346сын бетерткән, 10 миллион сумнан артык штрафлар салган.

Идарә башлыгы Наил Гариповның әйтүенчә, былтыр “Халык контроле” системасы аша 76 мөрәҗәгать кергән, шуларның

Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе (ВДНХ) территориясендә урнашкан 75нче яңа, заманча күргәзмә үзәгендә 2016 елның 26-28 апрелендә ЭКВАТЭК-2016 халыкара форумы уздырыла. Анда су ресурсларын яңадан торгызу һәм саклау, рациональ кулланыш җиһазлары һәм хезмәтләре, юынты суларны чистарту, су шешәләү һәм су секторын үстерүнең

Документ буенча, объектларны дәүләти исәпкә салу өчен нигез булып үзендә объект, аның әйләнә-тирәлеккә йогынтысы турында тулай белешмәләр, рөхсәт документлары булу турында һәм объектның әйләнә-тирәлекне саклау чаралары күрүе турында белешмә­ләр булган гариза тора. Расланган формада эшмәкәрләр бирә торган белешмә­ләрнең тулы­лыгын исәпкә алып, Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы боерыгы белән, юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең атмосфера һавасына чыга­рыла торган зарарлы матдәләр

“Европаның әйләнә-тирәлеге” 8нче министрлар конференциясенең Россия Табигать министрлыгы һәм Росгидромет катнашында әзерлән­гән барлык йомгаклау документлары проектлары БМОның Европа экономика комиссия­сенең Экологик политика комитетының Женевада узган махсус әзерлек сессиясендә расланды. Конференция 2016 елның 8-10 июнендә Грузиянең Батуми шәһә­рендә узачак. Ул югары кимәлле төп бөтеневропа табигать саклау чарасы булып тора.

Татарстан Экология һәм  табигый байлыклар министрлыгының Түбән Камада, Зәйдә, Сарманда әйләнә-тирәлеккә контроль һәм күзәтчелек белән шөгыльләнүче Кама Аръягы территориаль идарәсендә 2015 елгы эшкә йомгак ясалды һәм 2016 елга бурычлар билге­ләнде.

Идарә башлыгы Алексей Лобановның әйтүенчә, идарә инспекторлары былтыр дәүләти экологик күзәтчелек функцияләрен үтәү кысаларында 687 бозу ачыклаган, 681е бетерел­гән, барлыгы 4 млн сумнан


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International