Мәскәүдә «Беренчел Россия» табигать фестивале бара

2016 елның 19 феврале, җомга

Бу көннәрдә Мәскәүдә “Беренчел Россия” III табигать фестивале бара, аның программасы Россиянең барлык почмакларыннан җыелган уникаль хайваннар дөньясы, кабатланмас ландшафтлар фотографияләре күргәзмәсеннән, алдынгы кыргый табигать фотографларының мастер-классларыннан, кино күрсәтүләрдән, декоратив-гамәли сәнгать шөгыльләреннән тора.

Чараның төп темасы – Идел елгасы. Хәтерләсәгез, 2015 елның июнь аенда алдынгы фотографлардан, натуралистлардан, операторлардан, урбанистлардан һәм культуролог­лардан торган “Идел” фән-сәнгать экспедициясе Татарстан территориясендә дә эшләгән иде. Алар Идел елгасының башыннан тамагына кадәр яр буйларын өзлексез фотога һәм видеога төшерделәр.

Фестиваль шулай ук иң үзенчәлекле фотограф-натуралистлар, табигать турында доку­менталь кино режиссерлары, тыюлык директорлары, сәяхәтчеләр белән очрашырга, фән­ни-популяр лекцияләр тыңларга, Россиянең иң мөһим экологик проектлары белән таны­шырга, мавыктыргыч мастер-классларда катнашырга мөмкинлек бирә. Үсмерләр өчен аерым программа әзерләнгән, алар Россия табигате буенча кызыклы викториналарда катнаша, фәнни-популяр лекцияләр тыңлый, тамашалар карый ала. Фестивальне Рус география җәмгыяте һәм Федерация Советы оештырган.

Киң күләмле “Беренчел Россия” фестивале 2014 елдан бирле үткәрелә һәм туган таби­гать белән кызыксынучыларны елдан-ел күбрәк җәлеп итә. Аның күргәзмәләре бер ай буе Мәскәүдә, аннары исә Россиянең күп кенә бүтән шәһәрләрендә һәм чит илләрдә күрсә­теләчәк. Узган ике елда аларны дөньяның 70 илендә 2 миллионнан артык кеше карады.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International