ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанда энергетик нәтиҗәлелек һәм энергия саклау буенча компетенцияләр һәм технологияләр үзәгендә Казан дәүләт Энергетика университеты студентлары һәм эко­логик мәктәп олимпиадаларында җиңүче балалар өчен “Энергия саклау” дәресе үткәрелде.

Татарстан Югары Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шул дәрестә чыгыш ясап, Татарстан Хөкүмәте яшь буынга экологик белем бирүгә зур игътибар бүлә, дип белдерде.

Татарстан экологик һәм табигый байлыклар министры урынбасары 

Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль службасы “Татнефть” ПАҖнә I‑IV класс куркынычлы калдыкларны җыю, ташу, эшкәртү, утильләштерү, зарарсызлау, урнаштыру эшчәнлеген башкаруга табигать саклау законнарының яңа таләпләренә ярашлы лицензия бирде. “Татнефть”тә тиешле җиһазлар, калдыкларны җыю һәм утильләштерү өчен урыннар бар, ул калдыклар белән элек тә эш итә иде инде, – һәм яза закон буенча лицензияне Татарстанда беренчеләрдән булып алды.

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында “Җинаять җәзасы бирелә торган гамәлләр билгеләре булган экологик, коррупцион һәм шуларга бәйле бүтән хокук бозуларны ачыклау һәм документлауның практик мәсьәләләре” дигән темага тармак-ара киңәшмә үткәрелде. Киңәшмә видеоконференция режимында үтте, анда Казан район-ара табигать саклау прокуратурасы прокуроры Альберт Хәбиров, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә Татарстанның баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, 

2-3 мартта Санкт-Петербургта су ресурсларына антропоген йогынтыны минималь­ләштерү һәм калдыклар белән эш иткәндә экологик куркынычсызлык чаралары комплексына багышланган VII халыкара “Экология” форумы үткәрелә. Төп темалары: Россия Федерациясендә әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә дәүләт политикасы; эчә торган суның сыйфатын күтәрү; коммуналь су аерганда зыянны минимальләштерү; индус­триягә һәм торак-коммуналь хуҗалыкка нәтиҗәле технологияләр иңдерү; нефть-газ чыгару секторында экологик куркынычсызлык; каты калдыклар белән эш итү проблемалары.


24
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

27 февраль көнне Чаллыда, “Макулатура тапшыр  да агачны коткар” дигән девиз астында чираттагы акция үткәрелә. Чара 18/07 йорты һәм 26ны гимназия арасындагы мәйданчыкта 11.30да башлана. Анда микрорайонда яшәүчеләр, гимназия укытучылары һәм укучылары, җәмәгать

Бүген Чаллыда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев катнашында, Шәһәр советы утырышы булып узды, анда 2015 елгы социаль-экономик үсешкә йомгак ясалды һәм 2016 елга бурычлар билгеләнде. Утырыш катнашучылар өчен шәһәрнең төп предприятиеләре күргәзмәсе дә оештырылган иде. Мәсәлән, “ИнтерБизнесГруппИнжиниринг” ҖЧҖ белгечләре “Канализацион чистарту корылмаларының ләмле калдыкларын эшкәртү ком­плексы төзү” проектын күрсәтте

Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Федераль экологик советның 26 февральдә Калининградта, Россия табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской рәислегендә узарга тиешле 4нче утырышында катнашачак. Анда Экология елы һәм Россиянең аеруча саклаулы территорияләре елы кысаларындагы төп чаралар планы проектын

Дөньяда иң күләмле халыкара “Җир сәгате” экологик акциясе 19 мартта җирле вакыт белән 20:30да башлана. Төп темасы – кешенең экологик эзе. Акция төрле дәүләт халыкларының энергия һәм ресурслар саклау, планетаның экологик торышын яхшырту проблемаларын чишүдә солидарлыгын гәүдәләндерә. 2016 елгы Җир Сәгате өчен махсус 60.wwf.ru сайты төзелгән, анда акция турында тулырак белешмәләр алырга һәм чарада катнашырга мөмкин.

Татарстанның барлык хакимият органнары җитәкчеләренә һәм халкына акциягә кушы­лып, биналарны һәм корылмаларны архитектур-декоратив яктыртуны, торак биналарны яктыртуны, гражданнарның яшәү куркынычсызлыгын

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында коррупциянең торышы турында җәмәгать фикерен белешү дәвам итә. Министрлык сайтының “Коррупциягә каршылык” – “Җәмәгать фикерен белешү, анкеталану” бүлегендә анкеталанырга мөмкин. Юнәлтмә: http://eco.tatarstan.ru/rus/opros-obshchestvennogo-mneniya-anketirovanie.htm


20
февраль, 2016 ел
шимбә

Мәскәүнең “Крокус Экспо” үзәгендә 2016 елның 26-39 апрелендә “яшел” экономикага һәм табигать саклау технологияләренә багышланган, ”Яшел экономика – тотрыклы үсеш нигезе” дигән девиз астындагы халыкара “ЭКОТЕХ” үткәрелә. Күргәзмә һәм аның тирәсендәге әңгәмәләр су, һава, калдыклар, җир, энергия саклау, “яшел” стандартлар, экотранспорт, урман байлыклары, шәһәр тирәлеге, экологик мониторинг һәм контроль, экологик хезмәтләр кебек барлык табигать саклау юнәлешләренә кагылачак. “ЭКОТЕХ”­ның эшлекле программасы пленар сессияләр, панель әңгәмәләре, эшлекле түгәрәк өстәлләр, брифинглар кебек төрле форматларны үз эченә алачак. Федераль экологик советның ачык хисап сессиясе үтәчәк, анда Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Россия Табигать күзәтчелеге вәкилләре, региональ табигать саклау тармаклары министрлары


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International