Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында “Җинаять җәзасы бирелә торган гамәлләр билгеләре булган экологик, коррупцион һәм шуларга бәйле бүтән хокук бозуларны ачыклау һәм документлауның практик мәсьәләләре” дигән темага тармак-ара киңәшмә үткәрелде. Киңәшмә видеоконференция режимында үтте, анда Казан район-ара табигать саклау прокуратурасы прокуроры Альберт Хәбиров, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә Татарстанның баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, Татарстан буенча Россия Табигать күзәтчелеге, Россия Куллану күзәтчелеге, Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелеге, Россия Техник күзәтчелеге, Россия Балыкчылык күзәтчелеге, Россия Федераль куркынычсызлык службасы (ФСБ) идарәләре, РФ Тикшерүләр комитетының ТР Тикшерүләр идарәсе, ТР Министрлар Кабинетының Ветеринария идарәсе, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының территориаль идарәләре җитәкчеләре һәм инспекторлары катнашты.
Министрлыкның матбугат хезмәте