Бүген Чаллыда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев катнашында, Шәһәр советы утырышы булып узды, анда 2015 елгы социаль-экономик үсешкә йомгак ясалды һәм 2016 елга бурычлар билгеләнде. Утырыш катнашучылар өчен шәһәрнең төп предприятиеләре күргәзмәсе дә оештырылган иде. Мәсәлән, “ИнтерБизнесГруппИнжиниринг” ҖЧҖ белгечләре “Канализацион чистарту корылмаларының ләмле калдыкларын эшкәртү комплексы төзү” проектын күрсәтте. Күргәзмәдә шулай ук шәһәр халкы игътибарын көнкүреш калдыкларын аерым җыю алымнарына һәм технологиясенә җәлеп итү максаты белән “ПромИндустрия” компанияләр төркеме, С.П.Титов ис. Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты” оештырган “Яшел урам” акциясе турында сөйләделәр.
Министрлыкның матбугат хезмәте