Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Федераль экологик советның 26 февральдә Калининградта, Россия табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской рәислегендә узарга тиешле 4нче утырышында катнашачак. Анда Экология елы һәм Россиянең аеруча саклаулы территорияләре елы кысаларындагы төп чаралар планы проектын, аеруча саклаулы территорияләрне үстерү һәм биологик төрлелекне саклау темаларын тикшерү күздә тотыла. Россия субъектлары вәкилләре 2016-2017 елларда зыяннарны киметү, “кайнар нокталарны” бетерү, әйләнә-тирәлекне саклау сыйфатын яхшырту, су ресурсларын саклау һәм яңадан торгызу буенча планнары белән таныштырачак.
Министрлыкның матбугат хезмәте