Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буа-Тәтеш автоюлы буенда бер КамАЗның җитештерү һәм куллану калдыклары бушатуына тап булды. Барлыкка килгән чүплекнең мәйданы 6 кв.м, күләме 5 кубометр. Бозучыга карата РФ КоАП 8.2 ст. (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр я бүтән куркынычлы матдәләр белән эш иткәндә
2016 елның 4-5 июнендә Мәскәүдә Балаларның 2нче бөтенроссия экология фестивале уздырыла, дип хәбәр итә Россия Табигать министрлыгы. Фестивальдә катнашуга Россия Федерациясе субъектларының гомуми белем бирү оешмалары, балаларга өстәмә белем бирүче федераль һәм региональ үзәкләр, Россия регионнарының балалар экологик берләшмәләре, мәктәп урманчылыклары, балалар йортлары, интернатлар һ.б. чакырыла. Фестиваль кысаларында 2015
“Экологик үсеш – Evolution Awards 2016” бөтенроссия премиясенә дәгъва гаризалары кабул ителә башлады. Премия Россия Федерациясе территориясендә тотрыклы үсешнең экологик аспектлары һәм “яшел” технологияләрне үстерү һәм куллану өлкәләрендәге казанышлар өчен биреләчәк. (“Яшел” технологияләр дип ресурс саклаучы технологияләр һәм табигый ресурсларны яңадан торгызу технологияләре аңлана.) Конкурс комиссиясен Россия табигый байлыклар
Мәктәп балалары “2016 елгы Парклар маршы” халыкара табигать саклау акциясенең шәһәр этабында катнашырга чакырыла. Чара 1-16 майда Казан шәһәренең балалар экология-биология үзәгендә үткәреләчәк. Максаты – яшь буынга экологик аң иңдерү һәм аны табигать саклауга җәлеп итү.
29-31 мартта Мәскәүдә Геолог көнен бәйрәм итүнең 50 еллыгына багышланган 13нче халыкара “Җир асты байлыклары-2016. Өйрәнү. Эзләү. Чыгару” күргәзмәсе үткәрелә. Анда тармакны тотрыклы үстерү, геологик эзләүләрнең экономик хәтәрлеге, геологик эзләүләргә дәүләт ярдәме, санкцияләр шартларында арктик шельфны һәм авыр чыгарышлы ятмаларны
Дөньяда иң күләмле халыкара “Җир сәгате” экологик акциясе 19 мартта җирле вакыт белән 20:30да башлана. Төп темасы – кешенең экологик эзе. Акция төрле дәүләт халыкларының энергия һәм ресурслар саклау, планетаның экологик торышын яхшырту проблемаларын чишүдә солидарлыгын гәүдәләндерә. 2016 елгы Җир Сәгате өчен махсус 60.wwf.ru сайты төзелгән, анда акция турында тулырак белешмәләр алырга һәм чарада катнашырга мөмкин.
Татарстанның барлык хакимият органнары җитәкчеләренә һәм халкына акциягә кушылып, биналарны һәм корылмаларны архитектур-декоратив яктыртуны, торак биналарны яктыртуны, гражданнарның яшәү куркынычсызлыгын
Кадерле коллегалар! Сөекле хатын-кызлар!
Сезне гүзәл яз бәйрәме – Халыкара Хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котларга рөхсәт итегез!
Бүген Яшел Үзәндәге “Маяк” спорт комплексы базасында Татарстан Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында чаңгы узышы үткәрелде. Анда республика министрлык һәм тармакларының 27 командасы катнашты. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар
Мәскәүнең “Крокус Экспо” үзәгендә 2016 елның 26-39 апрелендә “яшел” экономикага һәм табигать саклау технологияләренә багышланган, ”Яшел экономика – тотрыклы үсеш нигезе” дигән девиз астындагы халыкара “ЭКОТЕХ” үткәрелә. Күргәзмә һәм аның тирәсендәге әңгәмәләр су, һава, калдыклар, җир, энергия саклау, “яшел” стандартлар, экотранспорт, урман байлыклары, шәһәр тирәлеге, экологик мониторинг һәм контроль, экологик хезмәтләр кебек барлык табигать саклау юнәлешләренә кагылачак. “ЭКОТЕХ”ның эшлекле программасы пленар сессияләр, панель әңгәмәләре, эшлекле түгәрәк өстәлләр, брифинглар кебек төрле форматларны үз эченә алачак. Федераль экологик советның ачык хисап сессиясе үтәчәк, анда Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Россия Табигать күзәтчелеге вәкилләре, региональ табигать саклау тармаклары министрлары
Татарстан территориясендә табигать саклау законнары бозылу турында хәбәр бирүчегә моңарчы 1 мең сум түләнә иде, ә 2016 ел башыннан алып 1.5 мең сум түләнә башлады. Түләүле хәбәрләрнең исемлеге дә киңәйде – рөхсәтсез чүплекләр һәм файдалы казылмаларны законсыз чыгарудан тыш, хәзер гражданнарны тулай кулланыштагы су объектына, аның яр буена үткәрмәү, су объектының су саклау зонасында хуҗалык итү һәм башка эшчәнлек, җир бозу