Республика халкының табигать саклау законнары бозылу турында кайнар линия телефоны, электрон почта, “Халык контроле” дәүләти мәгълүмәт системасы, “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аркылы биргән барлык хәбәрләре Республика иҗтимагый экологик кабулиятенә керә. Файдалы казылмаларны законсыз чыгару, рөхсәтсез чүплекләр, су объектына баруны чикләүләр, сулыкка, туфракка пычраткыч матдәләр ташлау, атм
Бизнес бу өлкәдә хөкүмәт белән тигез җаваплы, шуңа күрә аңа, иң зур игътибарны түбән углеродлы инновацион технологияләрне үстерүгә һәм иңдерүгә биреп, үз климат стратегиясен үстерергә кирәк.
2016 елгы халыкара “Парклар маршы” 22-26 апрельдә “Табигатьтә һәр нәрсә мөһим. Биологик төрлелекне саклыйк!” дигән девизлар астында үтәчәк. Ул аеруча саклаулы территорияләрнең әһәмиятен күтәрүгә, аларны җәмәгатьчелек яклавына алуга, гражданнарны тыюлыкларны, милли паркларны, табигать һәйкәлләрен гамәлдә саклауга җәлеп итүгә юнәлтелә.
Мәгариф һәм мәдәният оешмалары балалар театр коллективларының “Аллы-гөлле сәхнә” II республика экологик фестиваль-конкурсында катнашырга чакырыла. Чара 26-27 апрельдә 15.00дә Казан шәһәренең балалар экология-биология үзәге сәхнәсендә үткәрелә. Катнашучылар 6-
Казанның “Ак Барс” яшьләр үзәгендә 22 мартта Бөтендөнья Су ресурслары көне үткәрелә. Чараның беренче өлешендә Рус географик җәмгыятенең Алексей Леонов исемендәге су асты отрядының фото күргәзмәсе ачыла, анда “Суыклык полюсы”, “Антарктида-100”, “Россиянең Поляр түгәрәк арты”, “Поляр түгәрәк” дигән дөнья рекордларын кую барышында экспедиция әгъзалары төшергән фотолар тәкъдим ителә. Икенче өлештә су асты тикшеренүләре: су астында
Дөньяда иң күләмле халыкара “Җир сәгате” экологик акциясе 19 мартта җирле вакыт белән 20:30да башлана. Төп темасы – кешенең экологик эзе. Акция төрле дәүләт халыкларының энергия һәм ресурслар саклау, планетаның экологик торышын яхшырту проблемаларын чишүдә солидарлыгын гәүдәләндерә. 2016 елгы Җир Сәгате өчен махсус 60.wwf.ru сайты төзелгән, анда акция турында тулырак белешмәләр алырга һәм чарада катнашырга мөмкин.
Татарстанның барлык хакимият органнары җитәкчеләренә һәм халкына акциягә кушылып, биналарны һәм корылмаларны архитектур-декоратив яктыртуны, торак биналарны яктыртуны, гражданнарның яшәү куркынычсызлыгын
Мәктәп балалары “2016 елгы Парклар маршы” халыкара табигать саклау акциясенең шәһәр этабында катнашырга чакырыла. Чара 1-16 майда Казан шәһәренең балалар экология-биология үзәгендә үткәреләчәк. Максаты – яшь буынга экологик аң иңдерү һәм аны табигать саклауга җәлеп итү.
Экология һәм энергия саклау мәсьәләләренә битараф түгелләрне XVI халыкара “Энергия һәм ресурслар нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау” симпозиумы һәм XVII халыкара “Энергетика. Ресурслар саклау” күргәзмәсе кысаларындагы “Экология һәм энергетик нәтиҗәлелек” конференциясендә катнашырга чакырабыз. Чара 2016 елның 17 мартында “Казан ярминкәсе”ндә үткәрелә. Оештыручылары – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, “ТР МК каршындагы Татарстан Энергия саклау технологияләре үзәге”.
Әңгәмәләр өчен төп темалар:
– экологик чиста, нәтиҗәле, аз калдыклы, йомык цикллы җитештерү системаларын төзү һәм үстерү;
– индустрия предприятиеләренең ресурслар һәм энергия буенча нәтиҗәлелеген күтәрү;
– ресурсларны нәтиҗәсез куллануның тискәре (шул исәптә
“Кәгазьдән ясыйбыз” балалар иҗаты конкурсына эшләр 17 марткача кабул ителә. Конкурс балаларны гамәли иҗатка җәлеп итү һәм иҗат аша табигатькә сак караш тәрбияләү максатыннан үткәрелә. Аны оештыручылар – Казан башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, Балаларның Казан экология-биология үзәге. Чарада 1-11 класс укучылары, өстәмә белем бирү педагоглары, мәктәп укытучылары, балаларның экологик иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнаша
Яшь биологлар һәм экологлар VII “Еланчык” шәһәр экология форумында катнашырга чакырыла. Ул яшь буынга экологик белем һәм тәрбия бирүгә юнәлтелгән озайлы ачык “Зилант” экологик проекты кысаларында 9 апрельдә Казан балалар экология-биология үзәгендә үткәрелә. Кече классларда укучылар форумының төп темасы: “Татарстан туфракларын саклау”.