Экология министрлыгы командасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларындагы чаңгы узышында катнашты

2016 елның 5 марты, шимбә

Бүген Яшел Үзәндәге “Маяк” спорт комплексы базасында Татарстан Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында чаңгы узышы үткәрелде. Анда республика министрлык һәм тармакларының 27 командасы катнашты. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы командасында әйләнә-тирәлекне саклау идарәсе башлыгы Альберт Шубин, әйләнә-тирәлеккә йогынтыны нормалаштыру бүлегенең башкаручы белгече Ләйлә Александрова, шул ук бүлекнең өлкән белгече Әнисә Фазылова, координация һәм планлаштыру бүлегенең башкаручы киңәшчесе Данис Баһавиев чыгыш ясады һәм тулай команда исәбендә 8нче урынны алды.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International