Кадерле коллегалар! Сөекле хатын-кызлар!
Сезне гүзәл яз бәйрәме – Халыкара Хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котларга рөхсәт итегез!
Бүгенге көндә ана, хезмәт иясе, гаилә терәге булган хатын-кызлар җәмгыятьнең һәм дәүләтнең игътибар үзәгендә тора. Сез безгә юмарт рәвештә җылылык һәм игътибар бирәсез, безне тормыш катлаулыкларыннан һәм бәла-казалардан саклыйсыз, кыен чакларда ярдәм итәсез. Бетмәс көч-куәтләрегез белән өйгә тынычлык һәм иминлек иңдерәсез, гаилә йолаларын ныгытасыз, рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклыйсыз. Бу язгы бәйрәм көнендә сезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт телим!
Ф.С.Габделганиев,
Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры