ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Мәгариф һәм мәдәният оешмалары балалар театр коллективларының “Аллы-гөлле сәхнә” II республика экологик фестиваль-конкурсында катнашырга чакырыла. Чара 26-27 апрельдә 15.00дә Казан шәһәренең балалар экология-биология үзәге сәхнәсендә үткәрелә.  Катнашучылар 6-

2016 елгы халыкара “Парклар маршы” 22-26 апрельдә “Табигатьтә һәр нәрсә мөһим. Биологик төрлелекне саклыйк!” дигән девизлар астында үтәчәк. Ул аеруча саклаулы территорияләрнең әһәмиятен күтәрүгә, аларны җәмәгатьчелек яклавына алуга, граждан­нарны тыюлыкларны, милли паркларны, табигать һәйкәлләрен гамәлдә саклауга җәлеп итүгә юнәлтелә.

 “Кәгазьдән ясыйбыз” балалар иҗаты конкурсына эшләр 17 марткача кабул ителә. Конкурс балаларны гамәли иҗатка җәлеп итү һәм иҗат аша табигатькә сак караш тәрбия­ләү максатыннан үткәрелә. Аны оештыручылар – Казан башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, Балаларның Казан экология-биология үзәге. Чарада 1-11 класс укучылары, өстәмә белем бирү педагоглары, мәктәп укытучылары, балаларның экологик иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнаша

Яшь биологлар һәм экологлар VII “Еланчык” шәһәр экология форумында катнашырга чакырыла. Ул яшь буынга экологик белем һәм тәрбия бирүгә юнәлтелгән озайлы ачык “Зилант” экологик проекты кысаларында 9 апрельдә Казан балалар экология-биология үзәгендә үткәрелә. Кече классларда укучылар форумының төп темасы: “Татарстан туфракларын саклау”.

Экология һәм энергия саклау мәсьәләләренә битараф түгелләрне XVI халыкара “Энергия һәм ресурслар нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау” симпозиумы һәм XVII халыкара “Энергетика. Ресурслар саклау” күргәзмәсе кысаларындагы “Экология һәм энергетик нәтиҗәлелек” конференциясендә катнашырга чакырабыз. Чара 2016 елның 17 мартында “Казан ярминкәсе”ндә үткәрелә. Оештыручылары – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, “ТР МК каршындагы Татарстан Энергия саклау технологияләре үзәге”.

Әңгәмәләр өчен төп темалар:

– экологик чиста, нәтиҗәле, аз калдыклы, йомык цикллы җитештерү системаларын төзү һәм үстерү;

– индустрия предприятиеләренең ресурслар һәм энергия буенча нәтиҗәлелеген күтәрү;

– ресурсларны нәтиҗәсез куллануның тискәре (шул исәптә

“Европаның әйләнә-тирәлеге” 8нче министрлар конференциясенең Россия Табигать министрлыгы һәм Росгидромет катнашында әзерлән­гән барлык йомгаклау документлары проектлары БМОның Европа экономика комиссия­сенең Экологик политика комитетының Женевада узган махсус әзерлек сессиясендә расланды. Конференция 2016 елның 8-10 июнендә Грузиянең Батуми шәһә­рендә узачак. Ул югары кимәлле төп бөтеневропа табигать саклау чарасы булып тора.

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында коррупциянең торышы турында җәмәгать фикерен белешү дәвам итә. Министрлык сайтының “Коррупциягә каршылык” – “Җәмәгать фикерен белешү, анкеталану” бүлегендә анкеталанырга мөмкин. Юнәлтмә: http://eco.tatarstan.ru/rus/opros-obshchestvennogo-mneniya-anketirovanie.htm

Мәскәүнең “Крокус Экспо” үзәгендә 2016 елның 26-39 апрелендә “яшел” экономикага һәм табигать саклау технологияләренә багышланган, ”Яшел экономика – тотрыклы үсеш нигезе” дигән девиз астындагы халыкара “ЭКОТЕХ” үткәрелә. Күргәзмә һәм аның тирәсендәге әңгәмәләр су, һава, калдыклар, җир, энергия саклау, “яшел” стандартлар, экотранспорт, урман байлыклары, шәһәр тирәлеге, экологик мониторинг һәм контроль, экологик хезмәтләр кебек барлык табигать саклау юнәлешләренә кагылачак. “ЭКОТЕХ”­ның эшлекле программасы пленар сессияләр, панель әңгәмәләре, эшлекле түгәрәк өстәлләр, брифинглар кебек төрле форматларны үз эченә алачак. Федераль экологик советның ачык хисап сессиясе үтәчәк, анда Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Россия Табигать күзәтчелеге вәкилләре, региональ табигать саклау тармаклары министрлары

Документ буенча, объектларны дәүләти исәпкә салу өчен нигез булып үзендә объект, аның әйләнә-тирәлеккә йогынтысы турында тулай белешмәләр, рөхсәт документлары булу турында һәм объектның әйләнә-тирәлекне саклау чаралары күрүе турында белешмә­ләр булган гариза тора. Расланган формада эшмәкәрләр бирә торган белешмә­ләрнең тулы­лыгын исәпкә алып, Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы боерыгы белән, юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең атмосфера һавасына чыга­рыла торган зарарлы матдәләр

Экологиягә битараф түгелләр “Экотрадиция” халыкара интернет конкурсында катна­шырга чакырыла. Конкурс эшендә экологиягә багышланган һәм табигый байлыкларны рациональ куллануга юнәлтелгән үз экологик традицияңне ирекле рәвештә бәян итәргә кирәк (фотолар, инфографика


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International