Бүген Казанның 3нче гимназиясендә, экологик культура проблемасына һәм Татарстанда игълан ителгән Су саклау зоналары елына багышлап, мәктәп балаларының “Фәнгә адым – 2016” фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Гимназия директоры Александр Морозов үзенең тәбрикләү чыгышында: “Быел Казан укучыларының 200дән артык эше экология мәсьәләләренә кагылышлы булды. Безнең гимназиядә дә экология темасына һәрчак зур игътибар бирелә. Мондый чаралар балаларның белемгә омтылуын мәктәп программасыннан тыш булган материалда үстерә һәм аларның барлык предметлар буенча да әзерлеген күтәрергә булыша”, – дип
“Экологик үсеш – Evolution Awards 2016” бөтенроссия премиясенә дәгъва гаризалары кабул ителә башлады. Премия Россия Федерациясе территориясендә тотрыклы үсешнең экологик аспектлары һәм “яшел” технологияләрне үстерү һәм куллану өлкәләрендәге казанышлар өчен биреләчәк. (“Яшел” технологияләр дип ресурс саклаучы технологияләр һәм табигый ресурсларны яңадан торгызу технологияләре аңлана.) Конкурс комиссиясен Россия табигый байлыклар
Экологиягә битараф түгелләр “Экотрадиция” халыкара интернет конкурсында катнашырга чакырыла. Конкурс эшендә экологиягә багышланган һәм табигый байлыкларны рациональ куллануга юнәлтелгән үз экологик традицияңне ирекле рәвештә бәян итәргә кирәк (фотолар, инфографика
2016 елгы халыкара “Парклар маршы” 22-26 апрельдә “Табигатьтә һәр нәрсә мөһим. Биологик төрлелекне саклыйк!” дигән девизлар астында үтәчәк. Ул аеруча саклаулы территорияләрнең әһәмиятен күтәрүгә, аларны җәмәгатьчелек яклавына алуга, гражданнарны тыюлыкларны, милли паркларны, табигать һәйкәлләрен гамәлдә саклауга җәлеп итүгә юнәлтелә.
Тукай район суды эшмәкәр Елагуджа Дилебашвилига карата җинаять эше буенча карар чыгарды. Эшмәкәр РФ ҖК 291 ст. 3 ө. (“Алдан-ала законсыз гамәлләр кылган өчен вазифалы затка ришвәт бирү”) каралган җинаятьне кылуда гаепле дип табылды. 2015 елның июлендә, Тукай районы Татарстан бистәсе территориясенә экологик мониторинг вакытында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторы эшмәкәрнең
Бүген Мәскәүдә Табигатьтән файдалану федераль службасы коллегиясенең “Россия Табигать күзәтчелегенең 2015 елгы эш йомгаклары һәм 2016 елга эшчәнлегенең төп юнәлешләре” дип аталган киңәйтелгән утырышы үткәрелде. Аның эшендә Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Хлопонин, Россия Табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской, Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Федерация советының Аграр һәм азык-төлек политикасы комитеты рәисе Геннадий Горбунов, Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасының Табигый ресурслар, табигатьтән
Яшь биологлар һәм экологлар VII “Еланчык” шәһәр экология форумында катнашырга чакырыла. Ул яшь буынга экологик белем һәм тәрбия бирүгә юнәлтелгән озайлы ачык “Зилант” экологик проекты кысаларында 9 апрельдә Казан балалар экология-биология үзәгендә үткәрелә. Кече классларда укучылар форумының төп темасы: “Татарстан туфракларын саклау”.
“Кәгазьдән ясыйбыз” балалар иҗаты конкурсына эшләр 17 марткача кабул ителә. Конкурс балаларны гамәли иҗатка җәлеп итү һәм иҗат аша табигатькә сак караш тәрбияләү максатыннан үткәрелә. Аны оештыручылар – Казан башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, Балаларның Казан экология-биология үзәге. Чарада 1-11 класс укучылары, өстәмә белем бирү педагоглары, мәктәп укытучылары, балаларның экологик иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнаша
“Россия Федерациясенең 2025 елга кадәрге экологик куркынычсызлык стратегиясе” проектына җәмәгать тикшерүе процедурасы уздырыла. Документта элегрәк Россия Табигать министрлыгы әзерләгән “Россия Федерациясен 2030 елга кадәр экологик үстерү өлкәсендә дәүләт политикасы нигезләре”ндә формалаштырылган табигать саклау көйләүләрен үстерү приоритетлары исәпкә алынган, дип хәбәр итә Россия Федерациясенең матбугат хезмәте. Әйләнә-тирәлекне саклау һәм экологик куркынычсызлык өлкәсендәге приоритетлар “Әйләнә
Предприятие һәм оешма җитәкчеләре, алдынгы эколог-белгечләр “2016 елда әйләнә-тирәлекне саклауны дәүләти көйләү һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү” X бөтенроссия конгрессында катнашырга чакырыла. Чараны 2016 елның 6-7 апрелендә Мәскәүдә, “Балчуг Кемпински Москва” отелендә үткәрү күздә тотыла. Оештыручысы – “Социаль-экономик үсеш агентлыгы