ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе Тукай районы Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгына Шилнә елгасы өстенә кертеп салынган “Балыкчы өе” беседкасын сүтәргә кушкан иде. Сүтү срогы 2016 елның январенда узды

Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә, “Энергия һәм ресурслар нәтиҗәлелеге, энергия саклау” XVI халыкара симпозиумы һәм XVII халыкара махсус “Энергетика. Ресурслар саклау” күргәзмәсе кысаларында “Экология һәм энергетик нәтиҗәлелек” конференциясе үткәрел­де. Чараның модераторлары: Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары

Бүген экологлар Казанны, Югары Ослан, Питрәч, Лаеш районнарын, вертолеттан күзәтте. Бигрәк тә Казансу, Мишә буйлары, Әрхәрәй күле игътибарга алынды. РФ КоАП 8.12 статьясы – гражданнарның тулай кулланышлы су объектына һәм аның яр буена ирек­ле баруын тәэмин итү шартлары үтәлмәү фактлары ачыкланды. Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – Татарстанның әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы

Татарстан территориясендә табигать саклау законнары бозылу турында хәбәр бирүчегә моңарчы 1 мең сум түләнә иде, ә 2016 ел башыннан алып 1.5 мең сум түләнә башлады. Түләүле хәбәрләрнең исемлеге дә киңәйде – рөхсәтсез чүплекләр һәм файдалы казылмаларны законсыз чыгарудан тыш, хәзер гражданнарны тулай кулланыштагы су объектына, аның яр буена үткәрмәү, су объектының су саклау зонасында хуҗалык итү һәм башка эшчәнлек, җир бозу

 “Кәгазьдән ясыйбыз” балалар иҗаты конкурсына эшләр 17 марткача кабул ителә. Конкурс балаларны гамәли иҗатка җәлеп итү һәм иҗат аша табигатькә сак караш тәрбия­ләү максатыннан үткәрелә. Аны оештыручылар – Казан башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, Балаларның Казан экология-биология үзәге. Чарада 1-11 класс укучылары, өстәмә белем бирү педагоглары, мәктәп укытучылары, балаларның экологик иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнаша

Россия Табигать министрлыгының “Әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясаучы объектларның кодларын формалаштыру һәм аларны ярашлы объектларга беркетү тәртибен раслау турындагы” боерыгы Россия Юстиция министрлыгында расланды, диелгән Россия Табигать министрлыгының рәсми сайтында. Боерык объектларга вакыт белән кабатланмый һәм шул объект бетерелгәнче сакланырга тиешле уникаль номер – объект коды беркетү тәртибен билгели. Шуның белән әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясаучы объектлар турында дөрес белешмәләр алуны

Классификация дәүләт балансы исәпкә ала торган 200дән артык төр файдалы казылма хәзинәләрен раслау мәсьәләләрен көйли, дип хәбәр итә Россия Табигать министрлыгының матбугат хезмәте. Яңа Классификациянең принципиаль аермасы чыгарыла торган хәзинәләр категориясен аерудан һәм яткылыкларны куллануның техник проектларын эзләп табылган хәзинәләрне раслауга кадәр үк әзерләү мөмкинлегеннән тора. Яңа Классификацияне куллану Россия Федерациясе Дәүләт хәзинәләре балансындагы белешмәләрнең дөреслеген һәм минераль чимал базасын үстерүне дәүләти 

Мәскәүнең “Крокус Экспо” үзәгендә 2016 елның 26-39 апрелендә “яшел” экономикага һәм табигать саклау технологияләренә багышланган, ”Яшел экономика – тотрыклы үсеш нигезе” дигән девиз астындагы халыкара “ЭКОТЕХ” үткәрелә. Күргәзмә һәм аның тирәсендәге әңгәмәләр су, һава, калдыклар, җир, энергия саклау, “яшел” стандартлар, экотранспорт, урман байлыклары, шәһәр тирәлеге, экологик мониторинг һәм контроль, экологик хезмәтләр кебек барлык табигать саклау юнәлешләренә кагылачак. “ЭКОТЕХ”­ның эшлекле программасы пленар сессияләр, панель әңгәмәләре, эшлекле түгәрәк өстәлләр, брифинглар кебек төрле форматларны үз эченә алачак. Федераль экологик советның ачык хисап сессиясе үтәчәк, анда Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Россия Табигать күзәтчелеге вәкилләре, региональ табигать саклау тармаклары министрлары


16
март, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев журналист­ларга биргән интервьюсында: “Татарстанның су саклау зоналарына республи­каның һәр кешесе керә алырга тиеш. Министрлык инспекторларының су объектларына керүне чикләүгә бәйле бозуларны ачыклау эшчәнлеге берничә тапкыр көчәйтелде. Су саклау зоналары чикләрен билгеләү буенча узган елларда үткәрелгән зур эшләр андый бозуларны шактый киң күләмдә һәм оператив ачыкларга мөмкинлек бирә. Хәзер иң мөһиме – аларны арытаба булдырмау”, – дигән иде.

Бүген татарстан экология һәм табигый байлыклар Министры җитәкчелегендәге Фәрит Абдулганиевым, шулай ук вәкилләре, Татарстан буенча табигать күзәтчелеге Идарәсенең, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе белән таныштылар бүлекчәләре "Водоканал" МУП Казан шәһәре. Делегациясен озатып йөрде генераль "Водоканал" МУП директоры Андрей Егоров.

Делегация Идел водозабор, Канализационную-насос станциясен, снегоплавильный пункты, биологик чистарту корылмалары һәм иловые басулар. Вәкилләренә экология Министрлыгы, россия табигать күзәтчелеге Идарәсе һәм Роспотребнадзор Идарәсе турында сөйләделәр чистарту һәм эшкәртү стоков, аларның обеззараживание һәм отводе нче чистарту корылмалары турында контролендә, эчә торган суның сыйфатын, подав


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International