Предприятие һәм оешма җитәкчеләре, алдынгы эколог-белгечләр “2016 елда әйләнә-тирәлекне саклауны дәүләти көйләү һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү” X бөтенроссия конгрессында катнашырга чакырыла. Чараны 2016 елның 6-7 апрелендә Мәскәүдә, “Балчуг Кемпински Москва” отелендә үткәрү күздә тотыла. Оештыручысы – “Социаль-экономик үсеш агентлыгы” компанияләр төркеме. Конгресста әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты объектларын 4 категориягә бүлү, аларны исәпкә алу, тискәре йогынты өчен түләүне исәпләү һәм түләтү тәртибе, I-IV класс куркынычлы калдыкларны паспортлауның яңа тәртибе каралачак.
Иң көнүзәк темалар: җитештерүдә экологик контроль; 2015-2016 елгы новацияләр; әйләнә-тирәлеккә йогынтыны нормалаштыруның яңа системасы һәм 416-ФЗ нормаларын тормышка ашыру; парник газлары чыгаруны дәүләти көйләү нормаларын формалаштыру; дәүләти экологик күзәтчелекне башкарганда юридик затларның хокукларын яклау һәм башкалар.
Өстәмә белешмәләрне www.asergroup.ru сайтының “Чаралар” бүлегендә алырга була.
Министрлыкның матбугат хезмәте