Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының www.regulation.gov.ru сайтында җәмәгать тикшерүе өчен урнаштырылган Закон проекты атмосфера һавасына зарарлы йогынтыларны һәм аларның чыганакларын исәпкә, күзәтчелеккә һәм контрольгә алу буенча хокукый коллизияләрне бетерү максатыннан әзерләнде, дип аңлатыла. Документ юридик затларның
26-28 октябрьдә Мәскәүдә Геологларның VIII бөтенроссия съезды уздырыла. Төп бурычлары – җир асты байлыкларын геологик өйрәнү һәм куллану проблемаларын тикшерү, тармакның гамәлдә булган кагыйдәләрен дөресләү һәм яңа стратегик алымнар әзерләү. Чарада геология белгечләре, җир асты байлыкларын кулланучылар, академик фән һәм тармак фәне, предприятиеләре, катнашлы министрлыклар һәм тармаклар, Россия Хөкүмәте һәм Федераль Җыелыш
Татарстанда Су саклау зоналары елы кысаларында барлык муниципаль берәмлекләрдә үткәрелгән, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештырган “Чиста яр” акциясе кысаларында 13-23 июльдә – бер декада эчендә 800дән артык елга, күл һәм буаның яр буйлары чистартылды, биек үләннәр чабылды, 2350 кубометрдан артык калдык төяп озатылды. Җыештыру чараларына 50 меңнән артык кеше – муниципаль хакимият, җирле үзидарә органнары вәкилләре,
“Балалар карашында Кызыл Китап” балалар иҗаты конкурс-күргәзмәсе” халыкара проекты Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре комиссиясе, халыкара “Төньяк Форумы” эгидасы астындагы “Коткарырга һәм сакларга” халыкара экологик акция кысаларында тормышка ашырыла.
Конкурска шундый иҗади эшләр кабул ителә:
Кызыл Китапта тасвирланган төр турындагы
2016 елның 23-25 ноябрендә Казанда VII “Чиста су. Казан” махсус күргәзмәсе һәм конгрессы үткәрелә. Бу ике чараның бергә үткәрелүе алдынгы технологияләр күрсәтүне су хуҗалыгы тармагы алдында торган проблемалар турында фикер алышу белән берләште- рергә мөмкинлек бирәчәк. Киң колачлы программага түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, семинарлар, презентацияләр һәм башкалар кертелгән. Күргәзмәдә катнашучы предприятиеләр су ресурсларын яңадан торгызу һәм саклау, коммуналь һәм индустриаль су бирү, юынты суларны чистарту һ.б. буенча бик күп җиһазлар һәм хезмәт күрсәтүләр тәкъдим итәчәк.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары 2016 елның беренче яртысында 5154 тикшерү үткәргән, 3992 табигать саклау законнарын бозу очра- гын ачыклаган. 33 миллион сумнан артык штрафлар салган. – Министрлыкта Экологик күзәтчелек дәүләт инспекциясенең ярты еллык эшчәнлегенә йомгак ясаганда шундый саннар аталды. Әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакировның әйтүенчә, МВДның ТР буенча тикшеренү комитеты, Табигать саклау прокуратурасы, суд органнары белән ярашлы хезмәттәшлек нәтиҗәсендә быел табигать саклау законнарын тупас бозулар өчен Экология министрлыгы материаллары буенча 12 җинаять эше кузгатылган (2015 елда 8 булган)
Питрәч районындагы “Каенкай” балалар бакчасында гадәти булмаган шөгыль үткәрел- де – табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, әйләнә-тирәлеккә сак караш, экологларга эштә булыша торган техникалар турында балаларга тәрбиячеләр түгел, ә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторы Алмаз Закиров сөйләде. Министрлыкның информацион-аналитик эшчәнлек идарәсе башлыгы Инесса Ярулли- наның әйтүенчә, яшь буынга экологик тәрбия бирү өстенлекле юнәлеш булып тора. Эко- логик белемнәр һәм тәрбия мәктәпкәчә яшьтән үк бирелә башлый,
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы 7 сентябрьдә, нефть-газ химиясе форумы кысаларында, Анатолий Иванович Щеповских исемендәге “Индустриаль экология һәм куркынычсызлык” XI бөтенроссия конференциясен үткәрә. Конференциянең юнәлешләре: – әйләнә-тирәлеккә мониторинг; – экотехнологияләр; – әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә дәүләти көйләүләр; – шәһәрләшкән территорияләр экологиясе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе һәм Чаллы шәһәр башкарма комитеты ярдәме белән алтынчы “Яшел урам” эколо- гик акциясе үткәрелде – Белоус бистәсенең Наратлы урамына да макулатураны, пластик- ларны һәм металлны аерым җыю контейнерлары куелды.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы сайтының “Коррупциягә каршылык” бүлегендә (http://eco.tatarstan.ru/rus/antikorruptsionniy-vestnik.htm), “Антикор- рупционный вестник” (“Коррупциягә каршылык хәбәрләре”) электрон журналының чираттагы саны урнаштырылды. Аны коррупцион һәм бүтәнчә хокук бозуларны профи- лактикалау буенча җаваплы Гөлназ Әбләева әзерләгән. Журналда Министрлыкның 2016 елның 2 кварталындагы коррупциягә каршылык