«Чиста яр» акциясендә 800дән артык су объектының яр буйлары чистартылды

2016 елның 1 августы, дүшәмбе

Татарстанда Су саклау зоналары елы кысаларында барлык муниципаль берәмлекләрдә үткәрелгән, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештырган “Чиста яр” акци­ясе кысаларында 13-23 июльдә – бер декада эчендә  800дән артык елга, күл һәм буаның яр буйлары чистартылды, биек үләннәр чабылды, 2350 кубометрдан артык калдык төяп озатылды. Җыештыру чара­ларына 50 меңнән артык кеше – муниципаль хакимият, җирле үзидарә органнары вәкил­ләре, иреклеләр һәм җәмәгать оешмалары активистлары, студентлар һәм мәктәп коллек­тивлары, төрле структура һәм тармакларда эшләүчеләр, битараф булмаган бүтәннәр чыкты.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International