“Балалар карашында Кызыл Китап” балалар иҗаты конкурс-күргәзмәсе” халыкара проекты Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре комиссиясе, халыкара “Төньяк Форумы” эгидасы астындагы “Коткарырга һәм сакларга” халыкара экологик акция кысаларында тормышка ашырыла.
Конкурска шундый иҗади эшләр кабул ителә:
Конкурсның номинацияләре: “Рәсем сәнгате”, “Графика”, “Скульптура”, “Фотография”, “Декоратив-гамәли сәнгать”, “Хикәя”, “Шигърият”.
Декоратив-гамәли сәнгать эшләреннән башка сәнгать эшләре теләсә нинди техникада, А3 форматында, паспартусыз эшләнергә мөмкин. Һәр иҗади эшкә тасвирлана торган Кызыл Китап төре турында белешмәләр кушымталанырга тиеш (кәгазь җирлектәгесе – файлда, электрон варианты – CD-дискта).
Катнашучыларга призлар, лауреат дипломнары, катнашучы таныклыклары һәм рәхмәт хатлары биреләчәк. Иң яхшы эшләр Россия шәһәрләрендәге күргәзмәләргә куелачак. Иң яхшы конкурс эшләренең җыентыгы бастырылачак.
Конкурс кагыйдәләре, элекке конкурсларның беркетмәләре Югра Табигать күзәтчелегенең www.prirodnadzor.admhmao.ru рәсми сайтында, “Экологик культура формалаштыру” бүлегенең “Конкурслар” бүлекчәсендә, ә элегрәк бастырылган китаплар “Матбугат басмалары” бүлекчәсендә урнаштырылган.
Министрлыкның матбугат хезмәте