Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы 7 сентябрьдә, нефть-газ химиясе форумы кысаларында, Анатолий Иванович Щеповских исемендәге “Индустриаль экология һәм куркынычсызлык” XI бөтенроссия конференциясен үткәрә. Конференциянең юнәлешләре: – әйләнә-тирәлеккә мониторинг; – экотехнологияләр; – әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә дәүләти көйләүләр; – шәһәрләшкән территорияләр экологиясе; – җитештерү һәм куллану калдыклары; – әйләнә-тирәлек торышына химик-аналитик контроль. Теләүчеләр конференциядә тыңлаучы булып катнаша ала, шулай ук үз докладларын конференция йомгаклары буенча материаллар җыентыгында бастыру өчен җибәрә ала. Телдән чыгыш ясау буенча (843) 267 68 11 телефонына шалтыратырга. Докладларны Yuliya.Saferova@tatar.ru электрон адресына 2016 елның 15 августына кадәр җибәрергә кирәк. Гариза һәм материалларны тутыруга таләпләр: http://eco.tatarstan.ru/rus/hivserossiyskaya-konferentsiya-promishlennaya.htm Министрлыкның матбугат хезмәте