Буа шәһәренең Некрасов һәм Роза Люксембург урамнары арасы. Биредә ТР Экоминистрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары рейд барышында законсыз чүплек урынын ачыклады. Полиэтилен пакетлар, көнкүреш калдыклары 77 м3 күләмендә 104 кв. метрлы мәйданга чәчелгән иде. Прокурор йогынтысы чараларын күрү максатында барлык материалларны да экологлар Буа шәһәре прокуратурасына тапшырды, шуннан соң әлеге урын тәртипкә китерелде.
2018 елның 5 июненнән 7сенә кадәр Мәскәүдә "Россия – дөньякүләм су базарында: көндәшлеккә сәләтле булу, компетенцияләр, инновацияләр" темасына II Россиякүләм су конгрессы узачак. Чара Россиянең су хуҗалыгын һәм судан файдалануга бәйле барча тармакларын заманча экологик чакыруларны, яңа технологияләрдә, идарә модельләрендә һәм финанслаудагы ихтыяҗларны исәпкә алып, модернизацияләү юнәлешләре турында фикер алышуга багышланачак.
Шиномонтаж пункты ябылганнан соң Әлмәтнең Базовая урамында чүпләнгән территория калган. Эшкуарлык эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән автомобиль өлешләрен, койма сүтүдән калган калдыкларны, зур габаритлы мебельне хуҗасы, 180 кв. м. җирне чүпләп, биредә калдыру карарын кабул иткән.
Казан экологлары законсыз чүплек оештыручыларга каршы көрәшүдә яңа ысул куллана башлады. Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары өчен квадрокоптерлар һәм фототозаклар эшкә җигелде. Пилотсыз очкыч ярдәмендә табигать саклау законнары бозылуның инде 4 очрагы ачыкланды. Гадел Кутуй урамы буйлап Совет районы сәнәгать зонасында өч санкцияләнмәгән чүплек урыны билгеләнде. Төзелеш һәм көнкүреш калдыклары белән чүпләнгән территориянең мәйданы 1000 кв. метрдан артып китә.
Бүген Лениногорск шәһәренең Башкарма комитеты бинасында гражданнар кабул ителде. Татар табигать саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов һәм Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасының баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров һәм ТР Экоминистрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы Альберт Маликов экология һәм табигатьне саклау законнарына кагылышлы мәсьәләләр буенча халыкны консультацияләде. Кабул итү барышында калдыкларны утильләштерү, каты көнкүреш калдыкларын аралап җыю мәсьәләләре һәм экологик бәхәсләрне хәл итү тәртибе каралды. Килгән барча мөрәҗәгатьләр буенча җаваплар һәм тиешле аңлатмалар бирелде.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләреннән файдалану хокукын бирүгә аукционнар булды.
Бүген табигать саклау ведомстволары хезмәткәрләре, муниципаль берәмлекләрнең вәкилләре һәм тимер юл транспортында эшләүчеләр ачыкланган җитешсезлекләрнең бетерелүен тикшерү максатында рейдка чыкты. Санитар-экологик икеайлык кысаларында Горьков тимер юлының Казан төбәгендә һәм Казан – Биектау – Восстание – Свияжск – Казан маршруты буенча аңа терәлеп тора торган территорияләрне комиссия катнашында яңадан тикшерү эше гамәлгә ашырылды.
Укыту эшен экология призмасы аша. Бүген Минзәләнең 1 номерлы мәктәбендә экология көне узды. Район башлыгы Айдар Сәлахов катнашында мәктәп укучылары туган төбәк үзенчәлекләрен өйрәнде, ТР Экоминистрлыгының Чулман буе территориаль идарәсенең әйдәп баручы белгече Владимир Мозаффаров җитәкчелегендә калдыкларны аерып җыю принциплары һәм аларны утильләштерү ысуллары белән танышты.
ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Баулы районының 7 номерлы "Колокольчик" балалар бакчасына йөрүче сабыйлар белән чүпне аралап җыю кагыйдәләре турында сөйләште.
"Экояз-2018" табигать саклау акциясе кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балалар 140 кг яраксыз батарейка җыйган. Ата-аналар һәм тәрбиячеләр белән берлектә яраксызланган ток чыганакларын җыю эшенә 5 мәктәпкәчә тәрбия учреждениесендә: Яшел Үзән районының катнаш төрдәге 1 номерлы "Карлыгач" балалар бакчасында, гомуми үстерү төрендәге 20 номерлы "Чыршыкай" балалар бакчасында, гомуми үстерү тибындагы 7 номерлы "Чебурашка" балалар бакчасында, катнаш төрдәге 13 номерлы "Гусельки" балалар бакчасында һәм Казан шәһәренең Яңа Савин районында урнашкан катнаш төрдәге татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 297 номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да катнашкан.