Тимер юллар буйлап чүп-чар азайганмы? Бүген экологлар әлеге сорауга җавап эзләде

2018 елның 11 мае, җомга

Бүген табигать саклау ведомстволары хезмәткәрләре, муниципаль берәмлекләрнең вәкилләре һәм тимер юл транспортында эшләүчеләр ачыкланган җитешсезлекләрнең бетерелүен тикшерү максатында рейдка чыкты. Санитар-экологик икеайлык кысаларында Горьков тимер юлының Казан төбәгендә һәм Казан – Биектау – Восстание – Свияжск – Казан маршруты буенча аңа терәлеп тора торган территорияләрне комиссия катнашында яңадан тикшерү эше гамәлгә ашырылды. Тикшерү нәтиҗәсендә ачыклаганча, калдыкларны санкцияләнмәгән рәвештә урнаштыру урыннары кими төшкән. 28 апрель көнне теркәлгән 35 чүплектән бүген 17се калган. "Мондый рейдлар нәтиҗәлелеге ягыннан әһәмиятле. Алар җитәкчеләрне дисциплинага тарта, үз бурычларын үтәргә мәҗбүр итә. Беренче рейдтан соң без җитешсезлек очракларын бетерү өчен ике атна вакыт билгеләдек, ләкин кайбер территорияләрдә чүпләрне әле дә җыештырмаганнар. Гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылачак", – дип хәбәр итте Татарстан Экоминистрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Алмаз Исмәгыйлов.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International