ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Баулы районының 7 номерлы "Колокольчик" балалар бакчасына йөрүче сабыйлар белән чүпне аралап җыю кагыйдәләре турында сөйләште. Табигатькә карата хөрмәтле һәм сакчыл караш тәрбияләү максаты белән балалар өчен экологик дәрес уздырылды. Хәзер биредәге балалар чүпне ни өчен араларга кирәклеге һәм чүп чиләгенә ташланган яраксыз батарейканың нинди куркыныч белән янавы турында белә. Экологлар калдыкларның алга таба йогышсызландыру өчен кая озатылуы турында да сөйләде. Үз чиратында, учреждение тәрбиячеләре үз мисалында калдыклардан нинди файдалы бизәнү әйбере ясап булуы турында күрсәтте. Катыргы тартмалардан һәм пластик савытлардан алар экологик эшләнмә ясаган иде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте