"Экология призмасы аша". Бүген Минзәлә мәктәбендә укучылар өчен экология көне узды

2018 елның 11 мае, җомга

Укыту эшен экология призмасы аша. Бүген Минзәләнең 1 номерлы мәктәбендә экология көне узды. Район башлыгы Айдар Сәлахов катнашында мәктәп укучылары туган төбәк үзенчәлекләрен өйрәнде, ТР Экоминистрлыгының Чулман буе территориаль идарәсенең әйдәп баручы белгече Владимир Мозаффаров җитәкчелегендә калдыкларны аерып җыю принциплары һәм аларны утильләштерү ысуллары белән танышты. Чара кысаларында мәктәптә күргәзмә оештырылды. Теләге булганнар өчен "Минзәләнең экологик портреты", калдыкны креатив рәвештә "терелтү" темасына плакатлар һәм рәсемнәр, яраксыз материалдан кул эшләнмәләре, рәсемнәр һәм сыерчык оялары тәкъдим ителде. Мәктәп территориясендә бу көнне чисталык артты. Мәктәп укучылары һәм чара кунаклары яшел үсенте утырту эшендә катнашты. "Бу мәктәптә укучыларны экологик тәрбияләү мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирелә. Укытучылар тарафыннан, тиешле дисциплиналар кысасында, әйләнә-тирә мохитне саклау буенча дәресләр, төрле конкурслар һәм чаралар уздырыла. Киләчәктә кешеләрнең иминлекле яшәешен саклау өчен укучыларның тирәлек белән тыгыз бәйләнештәге югары белем дәрәҗәсе тагын да зарурирак була бара", – дип ассызыклады Владимир Мозаффаров.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International