Республиканың Экология министрлыгында җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләреннән файдалану хокукын бирүгә аукционнар узды

2018 елның 11 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләреннән файдалану хокукын бирүгә аукционнар булды:

Татарстан Республикасының Питрәч муниципаль районындагы "Белкинское" кишәрлегендә, – комнарны геологик өйрәнү, разведкалау һәм табу максатлары өчен,

Татарстан Республикасының Питрәч муниципаль районындагы "Екатериновское-2" кишәрлегендә, – комташларны геологик өйрәнү, разведкалау һәм табу максатлары өчен,

Яр Чаллы ш. "Көнчыгыш-Чулман" кишәрлегендә, – кирпечле балчыксыл туфракларны геологик өйрәнү, разведкалау һәм табу максатлары өчен,

Татарстан Республикасының Әгерҗе һәм Тукай муниципаль районнарындагы "О. Зеленый" кишәрлегендә, – ПГП геологик өйрәнү, разведкалау һәм табу максатлары өчен,

Татарстан Республикасының Мамадыш һәм Түбән Кама муниципаль районнарындагы "Речное" кишәрлегендә, – ПГП геологик өйрәнү, разведкалау һәм табу максатлары өчен,

Татарстан Республикасының Балык Бистәсе һәм Чистай муниципаль районнарындагы "Чистай ятма фланглары" кишәрлегендә, – ПГП геологик өйрәнү, разведкалау һәм табу максатлары өчен.

Җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләре буенча:

Татарстан Республикасының Питрәч муниципаль районындагы "Көнчыгыш-Змеевск" кишәрлегендә, – комташларны геологик өйрәнү, разведкалау һәм табу максатлары өчен,

Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районындагы "Николашкинское" кишәрлегендә, – ПГП геологик өйрәнү, разведкалау һәм табу максатлары өчен,

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районындагы "Иске Минзәләбаш-2" кишәрлегендә, – известьташларны геологик өйрәнү, разведкалау һәм табу максатлары өчен аукционнар узмаган дип танылды.

Күрсәтелгән аукционнар турында өстәмә мәгълүмат Министрлык сайтындагы "Җир асты байлыкларыннан файдалану" бүлегендә урнаштырылды: http://eco.tatarstan.ru/rus/konkursi-i-auktsioni-na-pravo-polzovaniya-nedrami.htm

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International