Ecowiki.ru проекты бәйгеләрдә катнашырга чакыра

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

Россиянең экологик яшәү рәвешен популярлаштыру һәм экологик җәмәгатьчелеген үстерү порталы https://ecowiki.ru/ «КрышкоИгры»«Балалар «рәхмәт» әйтә», «Экологик ишегалды»«Урман утырт» һәм «Табигатьне саклау»  акцияләрен үткәрә. Катнашу өчен теркәлү узарга һәм бәйге шартларын үтәргә кирәк.

Шулай ук платформада Экомониторингның бөтенроссия картасы эшли башлады. Анда илнең төрле экологик хокук бозулар белән очрашкан һәр кешесе картада «кайнар» ноктаны билгели ала. ЭКА хәрәкәте һәм Ecowiki.ru берләшмәсе экспертлары әлеге мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәчәк. Моның өчен платформада  https://ecowiki.ru/ теркәлергә һәм https://lk.ecowiki.ru/login/ сылтамасы буенча шәхси кабинеттагы «Экомониторинг» бүлегенә күчәргә кирәк.

Элемтәгә керү өчен: Ecowiki.ru платформасы координаторы Анна Кудашева, тел.: +7(968) 7032713, e-mail: a.kudasheva@eca-planet.com.

Ecowiki.ru - бу экологик белемнәр, кораллар һәм шөгыльләрнең виртуаль «витринасы». Платформа кулланучыга экологик проблемаларны хәл итүгә ничек өлеш кертергә икәнлеген күрсәтә, мавыктыргыч марафоннар форматында уңай гадәтләр булдырырга ярдәм итә, шулай ук башкаларны экологик яшәү рәвешенә җәлеп итүнең һәм төбәк яки ил дәрәҗәсендәге экологик мәсьәләләрне системалы хәл итүдә катнашуның эзлекле тәртибен тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International