Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Сергей Аноприенко белән очрашты, дип хәбәр ителә ТР Хөкүмәтенең рәсми сайтында. Чарада шулай ук Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы башлыгы Иван Советников, Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү буенча федераль хезмәт җитәкчесе Игорь Шумаков, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков һәм башкалар катнашты.
Очрашуда кайбер юнәлешләр буенча хезмәттәшлек перспективалары һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Татарстанга визит кысаларында федераль ведомстволар вәкилләре Татарстан Республикасы урман хуҗалыгына идарә итү дәүләт органы һәм Лубян урман-техника көллияте оешуның 100 еллыгына багышланган чараларда катнаша.