Менделеевскта яшәүчеләрне «Татарстанда чиста булачак!» дип аталган экологик бәйрәмгә чакырабыз

2021 елның 5 августы, пәнҗешәмбе

7 августта Менделеевск шәһәренең Сергей Гассар исемендәге Мәдәният йорты каршындагы мәйданда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә уздырылучы «Татарстанда чиста булачак!» дип аталган экологик бәйрәм булачак. Әлеге чара Россия Федерациясе Президенты грантын файдаланып уздырыла.

Бәйрәм барышында республикада яшәүчеләр иҗтимагый экологик берләшмәләр эшчәнлеге, шулай ук экологик мәгариф һәм табигатьне саклау өлкәсендә гамәлгә ашырылучы социаль проектлар белән дә таныша алачак. Моннан тыш, чарада төрле форматта, ягъни лекторийлар, уеннар һәм бәйгеләр кебек интерактив мәйданчыклар да эшләячәк. Белем бирүче мастер-класслар катнашучыларны калдыкларны җыю, азык-төлекнең экологик экспертизасы, экологик йорт төзү, кешенең экологик эзен исәпләү һәм экотуризм кебек актуаль экологик темалар белән таныштырачак. Иҗади катнашучылар өчен рәсем ясау, экосумкалар бизәү, икенчел чималдан вак-төяк эшләнмәләр ясау һәм тозлы камырдан әйберләр әвәләү буенча мәйданчыклар булдырылачак.

Экологик бәйрәм кысаларында кунаклар кулланылыштан чыккан батареялар һәм макулатура тапшыра, приютларда тәрбияләнүче хайваннар өчен азык һәм башка кирәкле әйберләр җыюда катнаша ала. Шулай ук бәйрәмдә әйберләрне бушка алырга мөмкин булган базар да оештырылачак. Ягъни әлеге базарда үзләренең хуҗаларында кулланылыш кыйммәтен югалткан әйберләрне сатып алырга мөмкин.

Тулырак мәгълүматны түбәндәге сайттан таба аласыз: https://budetchisto.tatar

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International