Казан шәһәрендә яшәүчеләрне табигать саклау акциясендә катнашырга чакырабыз

2021 елның 30 июле, җомга

1 августта Казан шәһәренең Совет районында Комсомол күленең яр буе һәм су асты зонасын чистарту буенча акция узачак. Чараны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә Рус география җәмгыятенең Татарстандагы бүлеге оештыра. Чара «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында уздырыла.

Комлыкны чистартуда Рус география җәмгыятенең Татарстандагы бүлеге әгъзалары, волонтерлар, җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм шәһәр халкы катнашачак. А.А. Леонов исемендәге су асты тикшеренү отряды аквалангистлары сулыкның төбен чистартачак.

Чара 10:00 сәгатьтә башлана. Инвентарьлар урында биреләчәк. Җыелу урыны – Комсомол күле (ориентир – ак палатка, музыка).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International