«Экология – һәркемнең эше» халыкара премиясенә кушылыгыз!

2021 елның 21 июле, чәршәмбе

Росприроднадзор «Экология – һәркем эше» халыкара балалар-яшүсмерләр премиясен уздыра. Премия яшьләрнең экологик культурасын һәм аңлылыгын күтәрүгә, балаларны һәм яшүсмерләрне, флешмоб һәм челлендж кебек мавыктыргыч һәм аңлаешлы форматлардан файдаланып, табигатьне саклау тәртибенә җәлеп итүгә юнәлтелгән.

Премиядә Россия территориясендә дә, аннан читтә дә яшәүче 7 яшьтән 16 яшькә кадәрге теләге булган һәркем катнаша ала.

Конкурс номинацияләре:

1. «Планетаны бергә саклыйк» номинациясе

Әлеге номинациядә ике асноминация бар: «Эко-этикет», «Минем эко-дөнья». Катнашучыларга үз эко-киңлекләре турында сөйләргә һәм әйләнә-тирә мохит яхшырак булсын өчен үзеңнең нәрсә эшләвеңне дә күрсәтергә кирәк.

2. «Минем эко-гаилә – минем команда» номинациясе

Номинациядә катнашучыларга теләсә нинди формада һәм жанрда үз гаиләсенең экологик гаилә тәрбиясе темасын популярлаштыруын һәм балаларның һәм яшүсмерләрнең экологик культура дәрәҗәсен күтәрүен күрсәтергә кирәк.

3. «Яшь эко-блогер» номинациясе

Катнашучыларга экологик бурычларны хәл итү буенча конкрет гамәлләргә этәрүче лайфхаклар яки челлендж булдырырга һәм социаль челтәрдә урнаштырырга кирәк. Материалда табигатькә сакчыл караш тәҗрибәсе (мәсәлән, полиэтилен, кәгазь, пластика һ. б.) белән уртаклашалар.

4. «Эко-трендлар» номинациясе

Сәламәт яшәү рәвешен һәм экологик иминлекне пропагандалауны чагылдыра торган төрле форматлардагы экологик акция яки флешмоб үткәрергә кирәк.

5. «Эко-мәктәп» номинациясе

Мәгариф оешмасында 1 айдан 2 айга кадәр үткәрелгән һәм реаль уңай нәтиҗә алган башыннан алып ахырына кадәр экологик чара видеоролигын тәкъдим итү.

6.  «Эко-проект» номинациясе

Алга таба гамәлгә ашыру өчен экологик проект концепциясен әзерләү.

7. «Эко-рәсем» номинациясе

Әйләнә-тирә мохитне саклау темасын популярлаштыру, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт һәм кече укучыларда экологик культура дәрәҗәсен арттыру.

8.  «Эко-фокус» номинациясе

Теманы фотосурәтләр ярдәмендә популярлаштыру.

9. «Эко-мультфильм» номинациясе

Экология тематикасына анимацион ролик булдыру.

10. «Эко-волонтёр» номинациясе

Экологик чараларда катнашучы эко-волонтерларны һәм активистларны ачу.

11. «Яшь эко-журналист» номинациясе

Әйләнә-тирә мохитне саклау, табигатькә сакчыл караш, балаларның һәм яшүсмерләрнең экологик мәдәнияте дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук теле- һәм радио- форматлар өчен контент булдыручы яшүсмерләрне ачыклау.

12.  «Дөньяда экология» (Nomination «Ecology in the world») номинациясе

Үзе яшәгән төбәктәге экологик проблемаларны хәл итүгә чит ил катнашучысының уңай тәҗрибәсен, инновацион карашын тарату. Бары тик чит ил катнашучылары өчен генә.

13. «ММЧ рупоры» махсус номинациясе

Халыкара, федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары профессионаллары өчен номинация. Әлеге номинациядә Татарстан журналистлары да катнаша ала.

Иҗади эшләрнең презентация һәм видеороликлары ВКонтакте, Instagram, Tik-Tok, YouTube челтәрләренә эленә һәм анда Премиянең уникаль хештеглары куела: #экологияделокаждого, #рпндетям, - два на русском языке и два на английском языке - #ecologyiseveryone  #rpnforchildren

Тулырак мәгълүмат алу һәм катнашырга гариза калдыру өчен түбәндәге сылтамага басарга кирәк: https://экологияделокаждого.рф/

Бәйгегә эшләр 2021 елның 1 октябренә кадәр кабул ителә. Комиссия эше һәм социаль челтәрләрдә халык биргән тавышларны санаганнан соң конкурс комиссиясе нәтиҗәләр чыгарачак. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2021 елның 25 ноябрендә Мәскәүдә үтәчәк.

Тэги: Competition
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International