Төньяк территориаль идарәдә башкарылган эш нәтиҗәләрен күрсәттеләр

2021 елның 21 июле, чәршәмбе

Төньяк территориаль идарәсе җитәкчесе Ленар Касыймов Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында узган киңәшмәдә 2021 елның беренче яртыеллыгына күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды.

Исегезгә төшерәбез, Идарәнең җаваплылык зонасына республиканың 6: Әтнә, Балтач, Арча, Кукмара, Саба һәм Теләче муниципаль районнары керә.

Идарә тарафыннан табигатьне саклау законы бозылуның 152 очрагы ачыкланган, 151 административ беркетмә төзелгән. 897 мең сумлык штраф салынган.

Махсуслашкан аналитик контрольлек инспекциясе белән берлектә 58 су пробасы, 23 туфрак пробасы алынган.

Җир асты байлыкларын куллану өлкәсендә лицензия килешүе шартларын үтәмәүнең 16 һәм гомумтаралган файдалы казылмаларны лицензиясез чыгаруның 3 очрагы ачыкланган.

Ел башыннан бирле Төньяк территориаль идарәгә гражданнардан 34 мөрәҗәгать килеп ирешкән, шуларның 12се – «Кайнар элемтә» телефоны буенча, 3 мөрәҗәгать – «Халык контроле» системасы аша һәм 19 мөрәҗәгать гражданнарны шәхси кабул иткәндә алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International