Кама Тамагындагы рөхсәтсез чүплекнең гаеплесе табылды

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Кама Тамагында бина сүткәндә, төзелеш кирпече һәм тимер-бетон эшләнмәләр җимергәч хасил булган калдыклар ташланган чүплеккә юлыккан иде. Пычранган участок мәйданы – 230 кв.м., күләме 50 куб.м. тәшкил итә иде.  

Административ тикшерү барышында чүпләрне «Август – Кама Тамагы» ҖЧҖ оешмасы ташлавы ачыкланды. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 (1) статьясы («Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү,

утильләштерү һәм зарарсызландыру») нигезендә вазыйфаи затка карата беркетмә төзелде. Хәзерге вакытта территория санитария таләпләренә туры килә торган хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International