«Арча» ширкәтенә Шушма елгасын пычраткан өчен 80 мең сум күләмендә штраф салыну янала

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе

Исегезгә төшерәбез, июнь башында Министрлыкның Төньяк территориаль идарәсенә гражданнардан Шушма елгасының экологик торышы начарлану турында мөрәҗәгать килде. Урында СИАК территориаль идарәсе белгечләре тарафыннан  Балтач районы Карелино авылы янындагы табигый судан пробалар алынды. Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре нитритлар һәм фосфатлар буенча рөхсәт ителгән концентрацияләрнең артуын күрсәтте.

Хәзерге вакытта юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.14 ст. 1 өлеше («Су алганда, су объектларына юынтык сулар агызганда судан файдалану кагыйдәләрен бозу») буенча беркетмә төзелде. Оешма вәкиле территориаль идарәгә июльнең икенче декадасында административ хокук бозу турында эшне карау өчен чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International