Берлә елгасы ярын күмгән өчен Казан предприятиесе җәза алачак

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

Кайбыч районында Берлә елгасы ярын күмү турында халыктан ТР Экология министрлыгының «кайнар линия»сенә борчулы мөрәҗәгать килде. Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары шунда ук әлеге адрес буенча рейд үткәргән. Территорияне тикшерү барышында табигать саклау законнарын бозу расланган. Участокны караганда, юл-төзелеш предприятиесе грунт калдыкларын чокырга ташлаган, шул рәвешле Мөрәле авылы янында урнашкан Берлә елгасын күмгән.

Вазыйфаи затка карата экологлар тарафыннан Администратиы хокук бозулар турында РФ кодексының 8.13 ст. 1 өлеше  буенча («Су объектларында әлеге объектларны пычратуга яки башка зарарлы күренешләргә китерергә мөмкин су саклау режимын бозу») административ беркетмә төзелгән, шулай ук хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International