«Экология» илкүләм проекты буенча Мамадыш шәһәрендә Нократ елгасының уң кушылдыгын чистартачаклар

2021 елның 13 июле, сишәмбе

Мамадыш шәһәрендә Нократ елгасының уң кушылдыгын чистарту буенча эшләр башланды. Чара «Экология» илкүләм проектының  «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысасында үткәрелә.

Бүгенге көндә объектта турыдан-туры кушылдык үзәнендәге агачлар өемнәреннән чистарту, куакларны  кисү һәм су катламнарын алу эшләре бара. Биоген һәм пычраткыч матдәләрне бетерү нәтиҗәсендә экосистеманың үз-үзен чистарта торган сәләте артачак һәм 15800 кешенең яшәү шартлары яхшырачак.

Объект озынлыгы буенча 3,3 км елга үзәнен чистарту планлаштырыла. Эшләр 2022 елга кадәр дәвам итәчәк, финанслауның гомуми күләме 75 млн.сумнан артык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International