«Минем экологик җәем» акциясендә катнаш

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

«Минем экологик җәем» – 12 июльдә Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм торак пунктлары ишегалларында шундый акция башлана. Марафон «Чиста булачак» хәрәкәте активистлары тарафыннан 5-13 яшьлек балалар өчен оештырылган. Анда  http://budetchisto.tatar/ рәсми сайтында Яшьләрнең «Чиста булачак» экологик хәрәкәтенә кергән командалар катнаша ала, шулай ук хәрәкәтнең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә  https://vk.com/budetchisto_tatar торырга һәм «Инстаграм» @budetchisto.tatar битенә язылырга кирәк. Катнашу өчен https://clck.ru/NeJop сылтамасы буенча теркәлү узарга мөмкин. Гаризаны 2021 елның 22 июненнән 2021 елның 15 августына кадәр, 12:00 сәгатькә кадәр тапшырырга кирәк.

Марафон турында тулырак мәгълүмат  https://budetchisto.tatar сайтында урнаштырылган: «Эшчәнлек - Агарту акцияләре һәм проектлар» бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International