Экологлар Буа районында гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз чыгару очрагына юлыккан

2021 елның 22 июне, сишәмбе

Экологик мониторинг кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Буа районының Степановка торак пункты янәшәсендә лицензиясез ком чыгару фактына юлыккан. Махсус техника кулланып эшләүче төягечләрне экологлар урында тоткарлаган. Алынган гомумтаралган файдалы казлымаларның гомуми күләме – 48 кв.метр, күләме – 1,3 куб.метр. Гаепле затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 статьясының 1 өлеше («Җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдалану») буенча беркетмә төзелгән, 50 мең сум күләмендә штраф яный, шулай ук әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян да исәпләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International