Никольское авылы янында «Экология» илкүләм проекты кысаларында Мишә елгасының 4 км үзәне чистартылачак

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

Лаеш районының Никольское авылы янында Мишә елгасында уң кушылдыгын чистарту буенча эшләр башланган, моңа 54,8 млн.сум акча бүлеп бирелгән.  

Чара «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты буенча үткәрелә.

Үзәнне чистарту 32,375 га мәйданда башкарылачак, озынлыгы 4 км тәшкил итәчәк.

Чараның максаты – суның тирәнлеген арттыру, су төбеннән утырмаларда биоген дуеннар катламын чыгару, нәтиҗәдә елга суының икенчел пычрану куркынычы бетәчәк.

Бүгенге көндә объектта агач-куак үсемлекләрен казып алу буенча эшләр башкарыла, гидромеханика ысулы белән су төбендәге утырма катламнары алына.

Үткәрелә торган эшләр нәтиҗәсендә су объектының үткәрү мөмкинлеге артачак, бу тирә-юньгә тискәре йогынтыны киметәчәк һәм 1200 кешенең яшәү шартларын яхшыртачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International