Фәнни-техник совет утырышында зәңгәр-яшел суүсемнәр үрчүен чикләү турында фикер алыштылар

2021 елның 18 июне, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында, «Альготек» ҖЧҖ катнашында, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Илнур Гобәйдуллин рәислегендә Фәнни-техник совет утырышы булып узды. Компания вәкилләре GKO хлорелласының планктон штаммы нигезендә сулыкларны биоремедиацияләүнең табигый технологиясен куллану турында сөйләде. Фәнни-техник совет утырышында катнашучылар, республиканың су объектларында зәңгәр-яшел суүсемнәрнең массакүләм таралуын булдырмау максатларында, инновацияле технологияне апробацияләүнең максатка ярашлы булуын билгеләде. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча тәҗрибә уздырылачак су объектында тәкъдим ителгән ысулны үткәрү буенча күрсәтмәләр һәм тәкъдимнәр эшләнде. Үткәрелгән тикшеренүләрнең нәтиҗәләре Фәнни советның чираттагы утырышында хәбәр ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International