Фәнни-гамәли конференциядә экологларның контроль-күзәтчелек эшчәнлегендә хокук саклау органнары белән үзара бәйләнешләре турында фикер алыштылар

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

Бүген «Идел бассейны территориясендә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүдә прокуратура органнарының роле» дигән фәнни-гамәли конференциядә прокуратура һәм хокук саклау органнары белән берлектә табигать саклау законнарының үтәлешенә күзәтчелек итү буенча фикер алыштылар. Чара Казан районара табигать саклау прокуратурасында видеоконференцэлемтә режимында узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, территориаль прокуратуралар, дәүләт хакимияте органнары, фәнни һәм эшкуарлык җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

Доклад белән чыгыш ясап, республиканың табигать саклау ведомствосы башлыгы 2020 елда һәм узган 2021 елда экологик күзәтчелек нәтиҗәләре турында сөйләде. «Барлыгы 7 меңнән артык хокук бозу очрагы чикләтелде, 113 млн.сумлык штрафлар һәм зыян түләттерелде, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый торган 5 объектның эшчәнлеге туктатылды. Уртак эш нәтиҗәсендә әйләнә-тирәлеккә зыян китерү факты буенча 34 җинаять эше кузгатылды», – дип хәбәр итте министр һәм барлык табигать саклау блогына әйләнә-тирә мохитне саклау һәм яклау эшендә нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм булышлык өчен рәхмәт белдерде. Үзенең чыгышында ул, экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү төбәкнең тотрыклы үсеше өчен кирәк, дип ассызыклап узды, шул ук вакытта фәнни тикшеренүләр өлкәсендә дә алып барыла торган комплекслы эшне дә билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International